Балтач үзәк район хастаханәсенең участок терапевты булып Закирова Диана Рәшит кызы эшли башлады.
2000 елның 21 апрелендә Балтач районының Иске Балтач авылында туа. 2025 елда Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт медицина университетын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый. Врач :"Мин врач булырга карар кылдым, чөнки балачактан ук башкаларга ярдәм итүче һәм аларның тормышын яхшыртучы кешеләргә соклана идем. Миңа кеше организмының ничек эшләвен һәм башкаларның газапларын ничек җиңеләйтергә мөмкин булуын аңлау соравына битараф кала алмыйм", — дип уртаклашты Диана Рәшитовна.
Белгечебезгә һөнәри үсеш, сайлаган һөнәренә тугрылык телибез, аның белемнәре Балтач районы халкының сәламәтлегенә өлеш кертүен тели хезмәттәшләре.
Райондашларыбыз үз эшен яраткан, тырыш табиб эшли башлавын хуплап каршы ала. Сәламәтлек сагында ышанычлы белгеч булыр дип өмет итик.