40 елдан артык элек ИрекСабихович, яшь белгечбуларак, Балтач үзәк район хастаханәсе бусагасын атлап керде. Озак елларэшләү дәверендә үз эшенең чын профессионалына әверелде. Ирек Сабихович үзен грамоталы, җаваплы, җитди, дисциплиналы хезмәткәритеп күрсәтте. Һөнәриказанышлары, күпъеллык намуслы хезмәте, медицина оешмасы эшенә керткән зур өлеше республика һәм Русия масштабындагы бүләкләр һәм медальләр белән билгеләп үтелде.
"Хөрмәтле Ирек Сабихович! Хастаханә һәм аның пациентлары өчен эшләргә өлгергәнегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең медицинага тугры хезмәт итүегез-Балтач үзәк район хастаханәсенә эшкә килүче Яңа буын табиблар өчен менә дигән үрнәк. Безнең өчен Сез мәңгегә коллектив әгъзасы булып калачаксыз, чөнки без сезнең киңәшләрегезне истә тотачакбыз һәм зирәк үгет-нәсихәтләрегезне тотачакбыз. Лаеклы ялга чыгу тормыш рәхәтлеге, якыннарың белән җылы аралашу һәм яңа мавыгулар китерсен!"—дип социаль челтәрләрендә хезмәттәшләре пост урнаштырган.
Лаеклы хезмәттә райондашлар сәламәтлеге сагында озак еллар эшләгән врачка район халкы рәхмәтле.