Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 Май , 10:56

Авыл халкы сәламәтлеге – аның төп бурычы

Көнгә-төнгә, сәгатькә карамый, халык сәламәтлеге сагында торучыларның берсе – Тучыбай авылы фельдшеры Ирина Ладыгина.

Авыл халкы сәламәтлеге – аның төп бурычы
Авыл халкы сәламәтлеге – аның төп бурычы

Авыл фельдшеры...Бер дә сер түгел, авыл җирендә фельдшер булып эшләү икеләтә-өчләтә җаваплылык сорый торган һөнәр. Аңа бер үк вакытта барлык булган табиблар вазифаларын да үтәргә туры килә.  Шул ук вакытта халык арасында хөрмәт һәм абруй казаныр өчен үз эшеңнең остасы булу өстенә һәрчак ярдәмчел, ачык йөзле һәм “тәмле” телле дә булу мөһим.

Көнгә-төнгә, сәгатькә карамый, халык сәламәтлеге сагында торучыларның берсе – Тучыбай авылы фельдшеры Ирина Ладыгина.

Иске Балтач  авылы кызы Иске Балтач 1нче урта мәктәбен тәмамлый. Ары таба Бөре шәһәрендәге медицина училищесында белем ала. Ирина Магафур кызы үзе билгеләп үтүенчә, ул балачактан ук табибә булырга хыялланган. Нәтиҗәдә, хыялы гомерлек һөнәренә әверелә.

Һөнәрен үзләштереп, кулга диплом алгач, райондашыбыз Салават районындагы “Янган-тау” шифаханәсендә хезмәт юлын башлый. Башта шәфкать туташы булып, ары таба фельдшер вазифасында.  Биредәге шифаханәгә ул гомеренең 21 елын багышлый һәм сайлаган һөнәренә бер тапкыр да үкенми.

2023нче елда тормыш җилләре Ирина Ладыгинаны кире туган районына алып кайта. Шул  елдан алып тәҗрибәле белгеч Тучыбай авылы халкы сәламәтлеге турында кайгырта. Тәүлекнең төрле вакытында, һава торышына карамый, барлык шәхси эшләрен һәм проблемаларын читкә ташлап, ярдәмгә барырга әзер ул.  Аның карамагында 283 кеше исәпләнә. Шуларның 15е – бала, бер яшькә кадәр бер бала. 90ны узган 7 кеше исәпләнә.

Авылга кайткач, “Земский фельдшер”  программасы буенча 750 мең  сум күләмендәге дәүләт ярдәмен алу бәхетенә ирешә Ирина Магафур кызы. Биредәге түләү авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлыгын үстерүгә юнәлтелгән. Төпкел авыллар өчен зур әһәмиятле ул.

—Әлеге программа аеруча яшь белгечләр өчен зур терәк һәм таяныч булып тора. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән финанс ярдәмне торак сатып алуга яки башка ихтыяҗларга да юнәлтергә мөмкин. Мин үзем монда эшләсәм дә, Иске Балтачта яшим. Шуңа йөреп эшләү өчен машина сатып алдым. Хәзер эшкә “җилдертеп” кенә килеп җитәм, - ди райондашыбыз.

Ирина Ладыгина үз һөнәрен чын күңелдән ярата, башка эшкә күчү турындагы уйларны якын да китерми. Хезмәт урынын икенче өенә тиңли ул, хезмәттәшләрен һәм дәваланучыларын да бик якын күрә. Нәтиҗәдә аны  барысы да ихтирам итә.

—Фельдшерыбыз— әдәпле, ярдәмчел кеше, халык белән белем hәм тәҗрибә белән бик теләп аралаша.  Әле күптән түгел генә эшкә килсә дә, без аны яратып та өлгердек. Авыл халкы арасында абруйлы hәм хөрмәткә лаеклы булуы очраклы түгел. Һәрвакыт игътибар, сабырлык күрсәтә, яхшы сүзне вакытында әйтеп, тынычландыра hәм рухландыра белә. Хезмәте өчен зур рәхмәт аңа,—ди  тучыбайлылар.

Гомумән, Ирина Магафур кызы – авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы алыштыргысыз белгеч. Кыйммәтле тәҗрибәсе һәм белемнәре һәрвакыт кадерләнә һәм ул бу эшнең никадәр авыр булуына карамастан, ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Аның кайгыртучанлыгы, халыкка карата җанлылыгы һәм игътибарлылыгы –үз эшенең чын остасы итә.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: