Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 апрель , 16:08

Авыл халкы: “Ул безнең коткару таякчыгы...”

Рузилә Нәкыйп кызы өч дистә ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган. Өч дистә ел... Әйтүе генә җиңел бу саннарны...Бу дәвердә шатлык-куанычлары һәм авырлыклары да бихисап булгандыр. Ничек кенә булмаса да, үз сайлавына бер дә үкенми ул.

Авыл халкы: “Ул безнең коткару таякчыгы...”
Авыл халкы: “Ул безнең коткару таякчыгы...”

Бер-ике ай элек кенә Югары Кансөяр авылында “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Медицинаның башлангыч звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Югары кансөярлеләр өчен шушы шатлыклы һәм мөһим вакыйгада без дә булган идек.

Шунда авыл халкы “Безнең Рузилә турында гәзит битләрендә язып чыгарыгыз әле. Ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган, мәрхәмәтле, олы йөрәкле кеше” дип мөрәҗәгать итте. Шулай сине мактап телгә алсыннар өчен үз эшеңнең остасы гына түгел, ә һөнәреңне яратудан башка, ихлас, ярдәмчел булырга да кирәктер, мөгаен.

 ФАПны ачу тантанасы барышында Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Рәис кызы Еникеева фельдшер Рузилә Вәлиеваны һөнәри осталыгы һәм фидакарьлеге өчен "Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләгән вакытта халык үзләрен бүләкләгән кебек чын күңелдән шатланып, алкышларга күмүләрен күргәч, чынында Рузилә Нәкыйп кызы олы ихтирамга лаек шәхес икәненә инандык.

Авыл фельдшеры—махсус һәм үзенчәлекле һөнәр, дисәк тә була. Халыкны кабул итүдән тыш, бу—көнме-төнме, нинди һава торышы булуына карамый авыруларның кан басымын үлчәү, уколлар, диспансеризация, профилактик эш һәм башка бик күп нәрсәләр. Үзәк дәваханәсеннән еракта урнашкан авылдагы фельдшерга бөтен нәрсәгә әзер булырга кирәк: ашыгыч ярдәм күрсәтергә дә, халыкны салкын тию белән сезонлы чирләр вакытында дәваларга да, профилактика белән шөгыльләнергә дә. Боларның барысын да үтәү өчен яхшы эшләргә генә түгел, ә үз эшең белән “яшәргә” кирәк. Ә Рузилә Вәлиева нәкъ шундыйлардан.

“Минем эшем – яшәү рәвешем, мин монда “күңелем белән ял итәм” – шундый девиз белән тормыш сукмагы буйлап бара язманың герое.

Ачык йөзле һәм киң күңелле Рузилә Вәлиева Сәйтәк авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлагач, әнисе кебек үк медицина хезмәткәре юлын сайлау теләге белән Бөре шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә. Әлеге уку йортын сайлау да очраклы гына түгел. Аны Рузилә Нәкыйп кызының әнисе – 40 ел акушерка булып эшләгән Фатима Хаматҗан кызы да тәмамлаган.

Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Нефтекама шәһәре дәваханәсенең инфекция бүлегендә башлап җибәрә. Ары таба Тәтешле районына кайтып, хирургия бүлеге шәфкать туташы булып эшләп өлгерә. 2013нче елда тормыш җилләре аны Мишәр авылына илтә һәм 2017нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр Югары Кансөяр авылында фельдшер вазифасын башкара. Шулай ук җәйге каникул вакытларында балалар өчен “Алтын башак” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә дә медицина хезмәткәре буларак эшли.

Үз һөнәрен бар күңеле белән яратучы белгечне авыл халкы кыска вакыт эчендә үз итә. Ул хезмәттәшләре арасында – хөрмәтле, ә дәваланучылар алдында алыштыргысыз. Һәряак мөлаем йөзле, һәр кешенең хәленә керә белүе, үз һөнәрен тирәнтен белем һәм җаваплылык белән башкаруы югары кансөярлеләр арасында зур ихтирам уята.

—Рузиләбез якты йөзе, җылы сүзе белән ярдәм сорап килгән авыруның хәленә керә белә, газапларны җиңеләйтә, күңелләрдә ышаныч тудыра. Көн дими, төн дими ярдәм күрсәтүче “коткару таякчыгы” ул безнең,—дип авыл халкы аның турында.

Рузилә Нәкыйп кызы өч дистә ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган. Өч дистә ел... Әйтүе генә җиңел бу саннарны...Бу дәвердә шатлык куанычлары һәм авырлыклары да бихисап булгандыр. Ничек кенә булмаса да, үз сайлавына бер дә үкенми ул. Халыкка ярдәм итә алуы һәм яраткан эше белән булуы сөендерә аны. Чынында, сайлаган һөнәренә тугры булып, авыручылары арасында ихтирам яулаган һәм үз өлкәсендә уңышларга ирешкән кеше бәхетле.

Авылда милли проект ярдәмендә зур, якты һәм иркен яңа ФАП та төзеп куйдылар. Элекке бина белән чагыштырырлык та түгел. Кыскасы, барысы да заманча. “Монда эшләве дә, авыручыларны кабул итүләре дә рәхәт. Сүзләр белән генә әйтеп бетергесез”,—ди авыл табибы.

Хәзер югары кансөярлеләрнең уңайлы, барлык санитария нормаларына туры килгән шартларда сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар. Яңа ФАПка беренчел ярдәм сорап Югары Кансөяр халкы гына түгел, Түбән Кансөяр һәм Бүләк авыллары кешеләре дә мөрәҗәгать итә. Бу–119 кеше. Шуларның 37се – бала, бер яшькә кадәр ике бала. 60 яшьне узган—78, 90ны узган 2 кеше исәпләнә.

—Һәр эштә үз авырлыклары бар, алардан качарга түгел, ә киресенчә җиңәргә кирәк. Үз эшеңдә иң яхшы якларны эзләргә кирәк һәм шул чакта үзеңә дә яхшылыкның барысы да кире кайтачак,—ди Рузилә Нәкыйп кызы.

Әйе, фельдшер һөнәренә кешелеклелек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм чиксез сабырлык кирәк. Һәм иң мөһиме – төпле белем, осталык. Бу сыйфатларның барысы да Рузилә Вәлиевага табигатьтән бирелгән. Яхшы табиб булуыннан тыш, гөрләтеп яшәгән, уңган, тырыш, ягымлы әни һәм яраткан дәү әни дә ул. Кызы Айгөл дә әнисе кебек медицина өлкәсен сайлаган. Улы Илназ Себер тарафларында эшли.

Халыкта “Иртән эшкә барасы, ә кичен өйгә кайтасы килсә – бу бәхет”, дип әйтү бар. Шушы сүзләрдән чыгып, Рузилә Нәкыйп кызын бәхетле кеше, дип бершиксез әйтергә була – яраткан гәиләсе, туганнары һәм эше бар. Авылдашлары арасында үзенең ярдәмчеллеге, хезмәт сөючәнлеге һәм һөнәри осталыгы белән зур абруй казанган шәхес.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: