Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 февраль , 05:35

Гомер юлы – игелектә

 Гатуф Гәрәйшин невропатология өлкәсендә алыштыргысыз врач буларак танылды.

Гомер юлы – игелектә
Гомер юлы – игелектә

 Яңача эшләргә шартлар тудырыла. Парафин, электр җылысы, шәмәхә нурлар белән физкабинет эшли.  Көчле коллектив туплана. Әлтәф Мөхетдинов, Розалия Вахитовалар зур тәҗрибә туплаган фельдшерлар. Озак еллар эшләп зур тәҗрибә туплаганнар. Алар белән киңәшләшү дә эзсез калмый. Армый-талмый эшләүче коллектив баш табибның ышанычлы таянычлары булды. Бу дәвер барысы өчен күтәренкелек чоры иде. Искиткеч вакыт, коллективны күрәләр, бәялиләр, мондагы эш торышы белән сокланалар. Чисталык, үзара мөгаләмә бер-берсе аңлашырлык. Шулай булмаса, 8- 9 авыл халкын хезмәтләндергән табибның абруе Балтач районы чикләрен үтеп чыгар идеме соң!? Казанчы төбәге авылларыннан, Аскын районыннан  авырулар Тушкырда дәвалана. Хастахәнәнең тарихына күз салабыз.

1700 – 1800 кешенең сәламәтлеген ныгыта Гәрәйшин. Менә шулай “безнең Гатуф” дип сөйли башлыйлар аның турында. Авыруларга игътибарлы, һәркем белән ихлас әңгәмәләшә. Оптимистик фикер, ышаныч уята ала ул. Сырхау кешене беренче чиратта пессимистик уйлар, борчылу тойгылары биләп ала бит. Башлап аның рухын дәваларга, авыруның күңелен биләп алырга кирәк. Шәфкатьлелек шул инде ул. Менә шул уйлар аны квалификацияне күтәрү курсларына алып килә. Гәрәйшин невропатология өлкәсендә алыштыргысыз врач буларак танылды.

Дәвамы бар.

Хәнис Хаҗимов.

Автор:
Читайте нас: