Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 февраль , 05:30

Гомер юлы – игелектә

 Оптимистик фикер, ышаныч уята ала врач Гатуф Гәрәйшин.. Сырхау кешене беренче чиратта пессимистик уйлар, борчылу тойгылары биләп ала бит. 

Гомер юлы – игелектә
Гомер юлы – игелектә

 Балтач районына юллама бирәләр егеткә. 1973нче елның җәе.  Энергия ташып торган чак. Кулда кызыл диплом. Тушкыр төбәк больницасына баш табиб вазифасында аның хезмәт юлы башлана. Бу вакытта  ул инде абруйлы, ышанычлы гаилә башлыгы. Тормыш юлдашы Валерия Хәсәнова белән янәшә атлыйлар.
Төбәк врачы кем ул?  Иң беренче чиратта терапевт, кардиолог, кирәк вакытта окулист, фтизиатор, невропатолог, психотерапевт, кирәк чакта беренчел ярдәм күрсәтә алырдай хирург та. Районның медицина тармагының ышанычлы корифейлары С. П. Куфури, М. В. Кущевой, Т. А. Нугаев, Р. Х. Хаҗиев, Т. А. Абдуллина, Р. Г. Ильясова, Р. Г. Абдеева, Р.Н. Нәбиуллинна, Л. С. Сөләймановалар да  үзаллы башлап киткәннәр бит дәвередән. Курку, шикләнү хисе ят нәрсә ул авыл табибына. Иң мөһиме югалып калмаска, һәрвакыт көтелмәгән хәлләргә әзер булырга.  Тәүлекнең кайсы мизгелендә ярдәм сорап килеп керсәләр дә, Гатуф посттагы солдат шикелле ярдәмгә әзер.  Тик күңелне кырганы материаль база. Стационар  бинасы , амбулатория дә бик искереп беткәннәр. Яңа шартларда эшләр заман бит. “ Урал” колхозы рәисе Риф Шәрифгали улы  халык сәләмәтлегенә битараф түгел. Хуҗалыкның ярдәме белән  кыска вакыт эчендә ике бинада яңартылып төзелде, авылның үз  аптекасы эшли башлады.  Төрле авыллардан Гатуфка авырулар килә башлый.

Хәнис Хаҗимов.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: