Сәламәтлек
1 гыйнвар 2024, 00:00

Сарымсакны кыздырып та ашыйлар икән

Аны көчле табигый антибиотикка тиңлиләр. Ничек кулланырга?

Сарымсакны кыздырып та ашыйлар икәнСарымсакны кыздырып та ашыйлар икән
Сарымсакны кыздырып та ашыйлар икән

 

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү урынлы ул..Халыкта кыздырылган сарымсакны өч көнгә бер кулланырга киңәш итүче бар.

Ашагач бер тәүлек үткәч тәэсире дәвам итә. Ул организмдагы паразитларны үтерә, токсиннардан котылу чарасы да. Аны табада кыздырып , я мичтә пешереп кулланырга кирәк. Шул очракта исе  булмый, файдалы үзлекләре бетми, үзе үзләштерелә.

Кыздырылган сарымсак холестерин күләмен киметүе билгеле, артерияләрне чистарта, кан басымын көйли, ашказаны-эчәк трактын чистарта. Сарымсакны ашаганч, күп күләмдә сыеклык эчәргә киңәш  итәләр..


Автор:
Читайте нас