Сәламәтлек
29 Декабря 2023, 08:25

Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең оператив киңәшмәсендә

Яңа 2024 ел алдыннан үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең оператив киңәшмәсендә район җитәкчелеге катнашты.

Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең оператив киңәшмәсендәҮзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең оператив киңәшмәсендә
Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең оператив киңәшмәсендә

"Больница коллективын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, традиция буенча бүләк белән килдем, быел хирургия бүлеге өчен термопот бүләк иттем.  Уңышлы тапшырган хастаханә  хезмәткәрләренә ГТОның аерма билгеләрен тапшырдым . Хастаханә коллективына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдереп һәм 2024 елда яңа уңышлар теләдем. Алда озын бәйрәм һәм ял көннәре - Яңа ел каникуллары. Күп кенә оешмалар ябылган вакытта поликлиника 2023 елның 30нчы декабреннән алып 2024 елның 8 гыйнварына кадәр эшләячәк, эш режимы 8.30 дан 17.00 сәгатькә кадәр. Ашыгыч чакыру өчен телефон номерлары: 8(34753)2-14-49 яисә 03, 103",— дип  социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.

Яңа ел каникулларында сау-сәламәт булып, чирләми, яңа елны күтәренке кәеф, көч-куәт белән каршыларга булсын. Эш һәркемнән бихисап энергия таләп итә...

 

Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең оператив киңәшмәсендә
Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең оператив киңәшмәсендә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас