Быелдан башлап Башкортстан Республикасында теләсә кайсы билгегә ГТО нормативларын үтәгән 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар социаль заказны гамәлгә ашыру кысаларында физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә 10 000 сумлык сертификат ала.
"Көмеш яшь" вәкилләре дә дип йөртәләр аларны. Лаеклы ялга чыкканнарга хәзер сәламәтлеген дә кайгыртып, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләрен түләүсез алырга мөмкинлек бар. Актив балтачлылар вакытны заяга үткәрми, су коена, төрле физкультура күнегүләрен үти ала. Сәламәтлекне ныгытырга шундый форсат булсын.