

Олыларның да, балаларның да иң яраткан бәйрәме, әлбәттә, Яңа ел. Кичә Балтач үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең балалары өчен яңа ел чыршысы узды. Балалар тамашага матур, күңелле, бәйрәмне көтеп килделәр. Барысы да бәйрәм маҗаралары мохитенә чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар. Кыш Бабайның килүе белән җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алдылар! Мәдәният, үзәк китапханә системасы һәм үзәк район хастаханәсе профсоюз оешмасы хезмәткәрләренә балалар өчен бәйрәмне зәвыклы үткәргәне өчен җитәкчелек рәхмәт белдерде.
Мәшәкатьле вакыт бит ул ел азагы. Шул чакта күркәм бәйрәм оештыру үтә ансат эш түгел. Ә балалар бу вакытта күпме шатлык, тәэссорат ала. Шуңа да оештыручылар ару-талу белми дә...
Район халкы Яңа елда сау-сәламәт булсын.