Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 декабрь 2023, 09:56

"Җан табиблары"социаль-мәдәни проекты

Үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре өчен Башкортстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясады

"Җан табиблары"социаль-мәдәни проекты
"Җан табиблары"социаль-мәдәни проекты

    Үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре өчен Башкортстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре "Җан табиблары"социаль-мәдәни проектын тәкъдим иттеләр. Проектның төп максатлары булып арт-терапия һәм мәдәни реабилитация аша табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең эмоциональ януын профилактикалау тора. Проект Башкортстан Республикасы гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды, БР сәламәтлек саклау министрлыгы, "Вицыан" компаниясе, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы, сәхнә осталары берлеге һәм Василий Пеганов ярдәме белән оештырыла. Атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең концерты медицина хезмәткәрләре өчен күңелле ял булды һәм күңел атмосферасы тудырды.   

"Җан табиблары"социаль-мәдәни проекты
"Җан табиблары"социаль-мәдәни проекты
Автор:
Читайте нас: