Ак чыршы(пеихта) себеркесе - мускуллар өчен менә дигән массаж чарасы. Мондый миллекләр ревматизм, невралгия, радикулит белән авыручы кешеләр өчен туры килә. Пихта миллеге белән парлану умыртка баганасы авыртканда киңәш ителә. Ул шулай ук подагра чире (ревматизм характерындагы авыру) вакытында бик файдалы.
Саулыгын кайгырткан кеше төрлесен кулланганып, күңеленә хуш килгәнен счайласын. Мунчада чабыну үзе бар аруны, чирне куа кебек. Чабынмаганнар бер чабынып караса, алай да була икән, дип себеркенең яңаларын хәстәрләсә бер дә ялгышмас...Бәлки, Сезгә дә ошар.