Әйе, каенныкы кебек булмас, дияр берсе. Шомырт миллеге сыгылмалы,чабыну өчен җайлы түгел. .Әмма ләкин микробларны үтерү сәләте ягыннан ул каенныкыннан отышлырак. Шуңа күрә гриппка каршы профилактика өчен отышлы миллекләрнең берсе. Шомырттан бүленеп чыккан фитонцидлар организмга уңай тәэсирле.
Шомырт ботакларыннан әзерләнгән себерке йомшак, исе дә шәп. Ул парландырыган мунчада хуш ис чыгара.
Шомырт себеркесе белән чабынган чакта аннан бик көчле матдәләр чыкканын белегез. Шуңа бик еш кулланырга кирәкмәс.