Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 март 2023, 16:29

Башкортстанда медицина анализлары яңача эшләнә

Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?

Башкортстанда медицина анализлары яңача эшләнә
Башкортстанда медицина анализлары яңача эшләнә

Узган атнада республикада онкологиягә шик белдерелеп, дәваханә реанимациясенә китерелгән ир-атның тылсымлы коткарылу тарихы телдән төшмәде. Аңардан алынган анализлар моның бик сирәк очрый торган тропик лейшманиоз авыруы булуын күрсәткән. Ир-атны йогышлы авырулар дәваханәсенә күчерәләр, анда дәвалау билгелиләр һәм гомерен саклап калалар. Бу өч ел элекреспубликада лаборатория хезмәтен тулысынча модернизацияли башлау нәтиҗәсендә мөмкин булды. Модернизация кешеләргә тагын нинди файда китерде? Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары белән берлектә әзерләнгән түбәндәге язмада сүз шул хакта бара.

Нинди модернизация  турындасүз бара?

Башкортстанда лабораторияләр системасын тулысынча үзгәртеп кордылар.

Беренчедән, бердәм алымнар, үлчәү берәмлекләре һәм анализ алу ысуллары кертелде. Хәзер бөтен республика буенча анализларны бер тапкыр кулланыла торган штрих-кодлы пробиркаларга гына алалар. Икенчедән, тикшеренү нәтиҗәләрен хәзер кулдан һәм микроскоп белән «искечә» түгел, ә үзәкләштерелгән рәвештә заманча үтә тиз һәм төгәл аппаратларда ясыйлар. Кыйммәтле шәхси клиникалардагыдан бер дә калышмый.

Өченчедән, республиканың барлык лабораторияләре, эшнең катлаулылыгына карап, өч дәрәҗәгә бүленде.

Беренче дәрәҗә лабораторияләр гомум кан анализы кебек гадәти тикшеренүләр үткәрә. Алар ФАПларда, авыл һәм район дәваханәләрендә урнашкан.

Биохимик, коагулологик, иммунологик, молекуляр-биологик махсус тикшеренүләр икенче дәрәҗә лабораторияләрдә үткәрелә. Башкортстанда алар унбер: Стәрлетамак, Октябрьский, Бөре, Мәсәгут, Күмертау, Дүртөйле, Нефтекама, Сибай, Белорет дәваханәләрендә һәм Уфаның ике медицина учреждениесендә урнашканнар.

Өченче дәрәҗә лабораторияләрдә югары технологияле тикшеренүләр үткәрелә. Мәсәлән, иммунологик, шеш маркерларына, гормоннарга, аутоантитәнчекләргә, молекуляр-генетик тикшеренүләр. Республикада мондый лаборатория берәү генә, ул Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә урнашкан.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Сәламәтлек саклау министрлыгында ассызыклауларынча, республикада бер генә лаборатория дә ябылмаган.

Башка төбәкләрдәмондый система юк, бу уникаль республика эшләнмәсе. Федераль Сәламәтлек саклау министрлыгы яңалыкны җентекле өйрәнде һәм республика тәҗрибәсен бөтен ил буенча таратырга тәкъдим итте.

Гади кешеләр моңарда ннинди файда күрә?

Яңа системаның моңа кадәр булмаган өч зур өстенлеге бар.

- Һәркемнең аңардан файдалану мөмкинлеге. Кешеләр анализларны элекке кебек үз поликлиникаларында тапшыра, әмма анализ нәтиҗәләре хәзер сыйфатлырак та, төгәлрәк тә һәм тизрәк тә. Элек республика лабораторияләре 79 төр тикшеренүләр башкарган булса, хәзер— 443. Сирәк һәм катлаулы анализ ясау өчен, әйтик, антитәнчекләргә, яки гормоннарны тикшертергә, 500 километр юл үтеп,Уфага барырга кирәкми. Кан яки биоматериалларны үз ФАПыңда яки район дәваханәсендә тапшырырга мөмкин, аннары аларны лабораториягә алып китәләр. Нәтиҗәләр артыннан да барырга кирәкми, алар автоматик рәвештә табибның компьютерына һәм сезнең шәхси кабинетка киләчәк. «Анализ кәгазе» башкача кирәк түгел— барысыда гомуммәгълүмат базасында саклана, һәм сез мөрәҗәгать иткән һәр табиб аларны күрә ала.

Көтү вакыты да кыскарды. Элек пациентларга кал кан сыман биз гормоннарына анализ нәтиҗәләрен 14-20 көн көтәргә туры килсә, бүген нибары — бер-ике көн. Бу дару дозасын шунда УК көйләргә мөмкинлек бирә. Икенче мисал—элек шикәр диабетлы пациентлар гемоглобинга кирәкле анализларны еш бирә алмый иде, ә хәзер мондый мөмкинлек барлыкка килде.

- Төгәллек. Машина көне-төнеэшли. Ул анализларны бутамый, исәпләүләр д әхаталанмый һәм«чәй эчеп алу өчен» тәнәфесләр ясамый.

Ягъни, кеше факторы, хата җибәрү ихтималлыгы минималь дәрәҗәдә. Һәм мондый роботлар күптә кирәкми— бөтен республикага берничә җитә. Бу счетлардан һәм калькуляторлардан компьютерларга күчүгә тиң.

- Нәтиҗәлелек. Республика башкача сыйфатлы диагностикада экономияләми. Элек Сәламәтлек саклау министрлыгының лаборатория хезмәтенә чыгымнары бик аз булган —  медицина оешмаларының барлык чыгымнарының якынча 0,1 процентын тәшкил иткән, ә 3-5 процент кирәк булган. Шунлыктан лабораторияләрдә: «Бездә реагентлар юк, без мондый тикшеренүләр ясый алмыйбыз», —дип җавап биргән очраклар да еш була, һәм бу чыннан да шулай иде. Бүген барысы да үзәкләштерелгән, һәм мондый хәлләр күзәтелми диярлек.

Гади мисалда карыйк

Рәсимә бик ерак районда яши. Бервакыт ул үзен начар хис итә башлый, һәм табиб аны бер гади һәм бик мөһим, ләкин бик сирәк канн анализын тапшыруга юнәлтә.

Элегрәк Рәсимә район дәваханәсенә яки үзләренең ФАПына барыр, анда гомум кан анализы тапшырыр, икенче көнне нәтиҗәләрне алып, өченче көнгә ире белән Уфага юлланыр, чиратта торыр һәм инде анда үзенең бик сирәк, әмма бик мөһим анализын тапшырыр иде. Аннары тагын берничә көн нәтиҗәләрне көтәргә, яисә кабат тегендә-монда йөрергә туры киллер иде. Һәм шуннан соң гына ул табиб янына үзенең авыруының сәбәбен белергә барыр иде.

Хәзер исә Рәсимәгә бер тапкыр район дәваханәсенә яки үз ФАПына барып, анда бер тапкыр кулланыла торган уникаль штрих-кодлы пробиркага канн тапшыруда җитә. Лаборатория хезмәткәре штрих-кодны сканерлый һәм менә шундый номер Рәсимәнеке икәнен билгели. Дәваханә хезмәткәрләре үзләре үк анализ үрнәкләрен иң якын лабораториягә алып барачак. Андагы лаборант барлык пробиркаларны машинага йөкләячәк, һәм ул үзе барлык тиешле анализларны ясаячак. Аннары, нәтиҗәләр бердәм мәгълүмат базасына керсен өчен, һәр кодны тагын бер тапкыр сканерларга кирәк. Рәсимә дә, аны дәвалаучы табиб та һәм хәтта Мәскәүдәге табиб та (!) нәтиҗәләрне шунда ук күрә алачак.

 ӘЙТКӘНДӘЙ

Анализ нәтиҗәләрен үзеңә ничек белергә?

Анализ нәтиҗәләрен белү өчен табибка баруны көтәргә кирәк түгел. Телефонга «Табибка»бушлай кушымтасын йөкләгезяки doctor.bashkortostan.ru/ «Бердәм медицина порталы» сайтына керегез.

Авторизация үтү өчен «Дәүләт хезмәтләре»порталында расланган язма кирәк булачак. Кушымта яки сайт аша теләсә кайсы табибка язылырга, ә «Медкарта» бүлегендә үз анализларыңның һәм тикшеренүләреңнең нәтиҗәләрен карарга һәм бастырып алырга мөмкин.

Автор:
Читайте нас: