Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 март , 11:18

"Зыянлы гадәтләр" турында

Башкорт төньяк- көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының тулай торагында "Зыянлы гадәтләр" чарасы узды, аның максаты - укучыларга сәламәтлек-бердәнбер кыйммәт дигән фикер  сызык өстенә алу.

"Зыянлы гадәтләр" турында
"Зыянлы гадәтләр" турында

8нче төркемдә белем алучылар әйдәп баручы укучылары Ханипова Диана һәм Гайниярова Оксана уен формасында кичәне әзерләп алып бардылар. Тамашачылар әңгәмәдә һәм уеннарда актив катнаштылар. Ахырда тәрбияче Гыйбадуллина Рәйсә сәламәт булу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итәргә тырышты. Начар гадәтләр - "Тәмәке тарту, алкоголь, наркомания" безнең белән юлдаш түгел.

Мисаллар, әңгәмә, аралашу үсмерләр өчен мөһим тема буенча фикер йөртү бик кирәк. Олы тормыш кеше алдына күп сынаулар куя. үсмер һәркайсына әзер булырга тиеш.  Өлкәннәрнең киңәшләре мөһим, алар белән аралашырга, сорауларга бергә җавап эзләргә өйрәнергә кирәк. Киңәшле эш таркалмас, дип белми әйтмиләр бит.

 

"Зыянлы гадәтләр" турында
"Зыянлы гадәтләр" турында
Автор:Рима Валиева
Читайте нас в