Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 декабрь 2022, 15:07

Баш табиб катнашлыгында халык белән очрашу

Район Хакимиятендә  район җитәкчелеге, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов  Балтач районында яшәүчеләр белән  очрашты.

Баш табиб  катнашлыгында халык белән очрашу
Баш табиб катнашлыгында халык белән очрашу

Салават Фаатович үз чыгышында беренчел һәм махсуслаштырылган звено белгечләренә язылуның һәркем өчен ачык булуына игътибарны юнәлтте. Мәсәлән, 122номер буенча, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәгенә шалтыратып, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, бердәм медицина порталы яки «Табибка» мобиль кушымтасы аша табибка дистанцион рәвештә язылырга мөмкин. Шулай ук, Салават Фаатович дәваханәнең яңа эш графигын яңгыруын әйтте: эш көннәрендә - 08.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне - 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе - 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Табибны, шул исәптән ашыгыч ярдәм табибын 122 (доб 2) телефон номеры буенча чакырырга мөмкин.  Прививка  ясату кабинеты (коронавирустан прививка эшләргә мөмкин) график буенча эшли: эш көннәрендә - 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне - 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе көнне - 08.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

Сәламәтлек темасы һәрчак алдынгы планда. Монда вак мәсьәлә булмый. Шуңа мондый очрашулар мөһим.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: