Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 декабрь 2022, 09:03

Якташ табиб уңышы

Каһиров Динар Илмир улы - табиб-офтальмолог 2022 елның 1 ноябренә пациентлар фикеренчә, Башкортстанның Офтальмологлар рейтингында 3 нче урынны алды.

"ПроДокторлар» сервисы 2020 елда Беренче Бөтенроссия премиясен гамәлгә куя: иң яхшы табибларны һәм иң яхшы клиникаларны пациентлар үзләре сайлый."ПроДокторлар" премиясе-пациентлар симпатиясенә нигезләнгән Россиядә иң масштаблы медицина премиясе. Иң яхшылар исеменә бөтен Россиядән 700 000 табиб һәм 50 000 клиника дәгъва итә.

Җиңүчеләрне ачыклау өчен, сервис 200,000 күзәтү җыйды һәм алар буенча һәр төбәктә рейтинг булдырды. Премия сайт кулланучылары бер ел эчендә калдырган бәяләмәләр буенча рейтинг нигезендә формалаша (2021 елның 1 ноябреннән 2022 елның 31 октябренә кадәр).

 Иске Балтач авылы егетенә уңышлар телибез. Мөһим өлкә— сәламәтлек сагында ару-талу белми эшләргә язсын.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: