Xатын-кыз сәламәтлеге бик мөһим. Күп факторларга бәйле ул. Медицина күзәтүен вакыты-вакыты белән үсмер яшьләрдән алып картайган көндә дә һәркем үтәргә тиеш. Бу таләпне үз сәламәтлегенә игътибарлы булганнар яхшы белә. Шуңа да үзәк район дәваханәсенең хатын-кыз күзәтү үткән (рәсми исеме буенча, "смотровой") кабинетында бер дә кеше өзелми, анда һәрчак чират булучан.
Ачык йөзле, ягымлы шәфкать туташы Миләүшә Гыйзәтова күзәтү үтәргә кергән һәркемне игътибар үзәгенә ала. Xатын-кыздан анализлар алу, күкрәкне төерләр булу-булмауга тикшереп карау, эчәклектә сораулар булган очракта табибка күренергә киңәш итү — аның эш тәртибендә. Көнендә күп кеше кабул иткән очракта да Миләүшә Фәрдәт кызы эшенең һәр юнәлешен тиешенчә тикшереп үтә. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче төшенчәсе аңа ят. Кәгазь-документларны таләп кушканча тутыру, компьютерга мәгълүматлар кертү аның карамагында. Тынгысыз участокта эшләвенә карамастан, аның һич авырсынганын күрмәссең. Миләүшә Гыйзәтова һәр кергән ханым белән аралаша, мәгълүматларны барлый. Ә анализлар исә төгәл диагноз куярга ярдәм итә. Маммография җиһазлары Балтач үзәк район дәваханәсендә булмаган чакта әле ул тикшерү үтеп кайткан хатыннарга сөт бизләрендәге тап булган төерләренә тирәнтен тикшерергә кирәклеген киңәш биреп, җитди чирләргә диагноз куярга ярдәм иткән очраклары турында ишеткәнем бар. Шәхес буларак, битараф кешеләрдән түгел үзе. Онколог Раушания Xәбипова, шулай ук гинекологлар Фәридә Xөсәинова, Эльвира Хөснуллина, хирурглар белән эше бәйле. Гыйзәтовага кадәр бу участокта Сәкинә Гайнетдинова тырыш эшләве районның хатын-кызларына мәгълүм.
Миләүшә Фәрдәт кызы һөнәр сайлаганда бу юнәлешне үз итә. Туганнары арасында медицина белгечләре булмаса да кешегә ярдәм итүне эш асылыдай тоя. Иске Балтач урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң Бөре медицина училищесының акушерлык бүлегенә укырга керә. Дөньяга килгәндә сабыйга һәм аның әнисенә ярдәм итү өчен үтә гыйлемле, оста, җитез һәм тәвәккәл булу кирәк. Дипломлы белгечләрне тәгаенләү кәгазе буенча урнаштыру дәвере үткән заманда кала. Һөнәрмән туган ягына кайтып, үзәк район дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 1994нче елда яшь белгеч буларак, хезмәт юлын башлый. Тәҗрибәле табиб Фәридә Фатыйх кызы Xөсәинова җитәкчелегендә егерме өч ел көч сала. Җәмгыя Xәмәтова, Рәзифә Нигамәтҗанова, Эльмира Маликова, Рәсилә Солтановалар белән бергә изге эштә мәшгуль булалар. Ике дистә елдан артык гомер эчендә якты дөньяга шактый бала килә. Ә аларның санын исәпләп бармаганга күрә төгәл генә әйтә алмый акушер. Тәүлекнең һәркайсы вакытында кизү торган белгечләр бәбине исән-имин тапкан хатыннарны канәгатьлек хисе белән өйләренә озата торды. Xәзер вакыт үтү белән таләпләр үзгәрде. Бәби көткән хатыннар башкалада яисә Бөре шәһәрендә бала таба. Үзәк район дәваханәсенең бала тудыру бүлеге ябылганнан соң Миләүшә Фәрдәт кызы хатын-кызлар күзәтү үткән кабинетка эшкә күчерелә. Тынгы белми бу эш участогында биш еллап көч сала. Һәр сорау көн кадагында. Эшен яратып башкарганга һәрчак кеше кабул итәргә әзер. Ул чактан шактый еллар үткән саен рәхмәт сүзләре ишетү гадәти күренеш кебек. Бәбинең дөньяга килүе бер табигать середәй. Сау-сәламәт нарасыйны кулына алган хатыннан да бәхетлерәк кеше бар микән дөньяда? Аны аңлап кабул иткәндә хезмәтенең авыр мизгелләре дә сабырлык белән үтеп өйрәнгән Миләүшә Гыйзәтова. Мәшәкате бар, вакыт таләбе шулайрак. Иң мөһиме—сабые да, әнисе дә исән-сау булсыннар.
Гомумән, зарлану тәҗрибәле белгечкә ят төшенчә.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип белми әйтми халык. Тормыш иптәше Ирек Гыйльмулла улы Аскын районы буенча эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы вазифасында уңышлы эшли. Ул кызларының медицина өлкәсен сайлавын хуплый. Иске Балтач 1нче урта мәктәбен тик "бишле" билгеләренә генә тәмамлагач кыз бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра. Миләүшә һәм Ирек Гыйзәтовларның кызлары Энҗе Башкорт дәүләт медицина университетын быел отличие белән тәмамлады. Терапевт буларак, хезмәт юлын Уфа шәһәренең 21нче дәваханәсендә башлады яшь белгеч. Ординатурада укуын дәвам итә үзе. Әнисе кебек үк медицина өлкәсен үз иткәнгә һөнәрен дөрес сайлавына икеләнми. Терапевт кешенең бар чирләрен дә белергә, дөрес дәвалау курсын билгеләргә тиеш. Теорияне гамәлдә куллану ансат түгел. Отличие белән дипломы, белеме кешеләрне чирдән арындырырга ныклы нигез бирер. Бихисап мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәме тияр. Эшендә тик уңышларга гына ирешергә язсын. Бу теләктә зур әни-зур әтиләре, хезмәт ветераннары Лилия һәм Фәрдәт Фазылбәковлар кала.
Аларның кызлары Миләүшә Гыйзәтова кебек оныклары да өметләрен акларына иманым камил. Аларның табигатендә сабырлык, тырышлык җилкәндәй алга әйди.