Сәламәтлек
6 Декабря 2022, 06:31

СПИД турында белү өчен

Табиб –инфекционист Ризванова Юлия  һәм табиб-эпидемиолог Хәйруллина Алсу СПИДка каршы көрәш көненә багышланган тематик лекцияләр укыдылар.

СПИД турында белү өченСПИД турында белү өчен
СПИД турында белү өчен

Бу атнада табиб –инфекционист Юлия Юрисовна Ризванова һәм табиб-эпидемиолог Алсу Раиловна Хәйруллина  СПИДка каршы көрәш көненә багышланган тематик лекцияләр укыдылар. Очрашулар  авыл хуҗалыгы колледжы, район үзәгенең 1нче  һәм 2нче  урта мәктәбендә авылында оештырылды. Чаралар ВИЧ-инфекцияне  булдырмау, профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Чыгыш вакытында тапшыру юллары , инфекция механизмнары, таралуның нәтиҗәләре, әлеге авыруны профилактикалауның һәм дәвалауның заманча ысуллары белән таныштырдылар. Әңгәмәләр шулай ук яшьләрдә сәламәтлекне саклауга һәм ВИЧ-инфекция куркынычын киметүгә ярдәм итә торган үз-үзеңне тотыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән тематик мәгълүмат ресурслары белән тулыландырылды.

 Мәкерле чир турында кисәтү,сөйләү бик кирәк. Халыкта: "Әйткән белән әйтмәгән бер түгел дигән гыйбарә бар. Кисәтеп, аңлатып кую үтә мөһим.

СПИД турында белү өчен
СПИД турында белү өчен
Автор:Рима Валиева
Читайте нас