Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 ноябрь 2022, 18:30

Табиблар катлаулы операция ясап, егетнең гомерен саклап калды

2022 елның 11 ноябрендә төнге 01:50 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлдә күкрәк яралануы диагнозы куелган яшь кеше килә.

"Балтач үзәк район дәваханәсе табиблары катлаулы операция ясап, егетнең гомерен саклап калдылар. 2022 елның 11 ноябрендә төнге 01:50 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлдә күкрәк яралануы диагнозы куелган яшь кеше килә. Пациентка үлем куркынычы яный. Медицина белгечләренә   тиз эшләргә туры килде. Операция бригадасы составында табиб-хирург Нәбиуллин Рафил Муллаханович, анестезиолог-реаниматолог Гельметдинов Салават Фаат улы, операция шәфкать туташлары Нәфыйкова А., анестезистка Галиханова Л. белән берлектә ашыгыч операция ясалды. Санаулы вакыт эчендә йөрәк, үпкә яраларын тегү- катлаулы эш башкарылды. Операция 2 сәгать дәвам итте. Хирургның югары квалификацияле эше һәм бөтен операция бригадасы  эше нәтиҗәле булды. Бүгенге көндә пациент үзен яхшы хис итә, хәле тотрыклы. Хезмәттәшләребезгә лаеклы хезмәте һәм пациентның сакланган гомере өчен рәхмәт белдерәбез!"—дип язганнар Балтач үзәк район дәваханәсенең социаль челтәрләре битендә. 

Кеше гомере кыл өстендә чагында табиб-хирург, медикларның осталыгы күренә. Афәрин, Балтач медиклары! Югары профессионал булуыгызны дәлилли бу очрак.

             

Автор:
Читайте нас