Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 ноябрь 2022, 10:21

Авыл фельдшеры – сәламәтлек сагында

Авылда фельдшер, hава шартларына, тәүлекнең вакытына карамый халыкка ярдәмгә беренче булып ашыга.  Һәм күпчелек медицина белгечләре өчен аларның эше hәм hөнәрләре дөньяда их кирәклесе булып тоела. Ә бу шулай да.  Тушкыр авылы фельдшеры Миләүшә Фоат кызы да шулай дип саный.

Авыл фельдшеры – сәламәтлек сагында
Авыл фельдшеры – сәламәтлек сагында

Элек-электән шулай булды:  фельдшер авылда абруйлы медицина белгече,  ачык йөзле hәм ак күңелле бар нәрсәне дә белгән кеше. Нинди генә  сәламәтлек белән бәйле проблема килеп чыкса да, авыл халкы фельдшер-акушерлык пунктына бара.

Авылда фельдшер, hава шартларына, тәүлекнең вакытына карамый халыкка ярдәмгә беренче булып ашыга.  Һәм күпчелек медицина белгечләре өчен аларның эше hәм hөнәрләре дөньяда их кирәклесе булып тоела. Ә бу шулай да.  Тушкыр авылы фельдшеры Миләүшә Фоат кызы да шулай дип саный.

Миләүшә Бадыйгова 1970нче елда матур табигатьле Штәнде авылында дөньяга килә. Балачактан ук ул табибә булырга хыяллана. Үзе янында дусларын җыеп, „укол ясый”, йөрәкләрен тыңлый hәм дарулар билгели. Табибә булып уйнавы киләчәктә  гомерлек hөнәренә әверелә.

Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре шәhәрендәге медицина училищесына юллана. 1990нчы елда, училищены тәмамлаганнан соң, Миләүшә Фоат кызы юллама буенча туган авылына эшләргә кайта. Барлык хезмәт эшчәнлеген ул сайлаган hөнәренә багышлый hәм моңа бер тапкыр да үкенми.

Эшләү дәверендә нинди генә авылларда эшләми ул: Штәнде, Мәнәгәз, Тушкыр.

Авыл халкы өчен фельдшер—шул ук врач, яки, авылдашлары әйткәнчә, „безнең авыл докторы”. Шәhәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык таләп иткән hөнәрләрнең берсе. Берсенә дә сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы hәм башка төрле hөнәр иясе булырга да туры килә.  Кыенлык бар икән, ул участок терапевты, акушер-гинеколог  белән киңәшләшергә мөмкин, ә кирәк очракта, кешене дәваханәгә җибәрергә яки хәтта табибны өйгә дә чакыртырга мөмкин. Билгеле булганча, яхшы сүз дә дарулардан бердә ким дәваламый. Ә авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, „тәмле” телле булу да мөhим.

Миләүшә Бадыйгова менә инде өч дистә елдан артык авылдашларының сәламәтлеге турында кайгырта, ул арыганлыкны, үз кичерүләрен hәм куркуларын күрсәтмичә, бәла-казаны вакытында искәртә. Тәүлекнең төрле вакытында, hава торышына карамый, барлык шәхси эшләрен hәм проблемаларын  читкә куеп, чирле кешегә ярдәмгә барырга әзер ул.

1987 елда Миләүшә Фоат кызы булачак тормыш иптәше  Ришат Бадыйгов белән таныша. Шулай итеп, алар арасында мәхәббәт уты кабына. Биш ел очрашып йөреп, 1992нче елда гөрләтеп туй ясыйлар.

Яшь гаиләне тагын да бәхетлерәк итеп бер-бер артлы өч балалары  дөньяга киләләр. Алар җитеш, мул тормышта , пар канатлар ышыгында үсәләр.

Олы кызлары Венера  Башкорт дәүләт университетының азык-төлек инженерия факультетын тәмамлап, Нефтекама шәhәрендәге  күп профилле колледжда мастер-педагог булып эшли. Тормыш иптәше Ленар Рәфит улы белән ике бала тәрбиялиләр.

Икенче кызлары, кызганычка каршы, якты дөньяны калдырды. Уллары  Рушан Нефтекама шәhәренең машиналар төзү колледжын тәмамлап, әлеге вакытта армиядә хезмәт итә.

—Күп очракта, бигрәк тә бу өлкән кешеләргә кагыла, сөйләшүне сәламәтлеккә шикаятьләр белән түгел, ә ничек яшәүләре турында сөйләгәннән башлана,—дип сөйли үз эшенең нечкәлекләре турында Миләүшә Фоат кызы.—Шуңа күрә фельдшер—медицина хезмәткәре генә түгел, ә күп кенә тормыш хәлләрендә киңәш бирергә әзер булган психолог та ул.

Чын фельдшер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга Миләүшә Бадыгова беренче чиратта ярдәмчеллекне hәм битараф булмаулыкны атый. Башкаларның кайгысын, авыртынуларын бер вакытта читләтеп узып китә алмыйм, дип билгели ул. Мөгаен, шуңа да авыл халкында аруй казангандыр да.

—Миләүшә Бадыйгова— әдәпле, ярдәмчел кеше, халык белән белем hәм тәҗрибә белән бик теләп аралаша. Авыл халкы арасында абруйлы hәм хөрмәткә даеклы булуы очраклы түгел. Һәрвакыт игътибар, сабырлык күрсәтә, яхшы сүзне вакытында әйтеп, тынычландыра hәм рухландыра белә. Ярдәм кирәк булганда hәркем өчен „коткару таякчыгы” ул,—ди  авылдашлары исеменнән Тәлхәт Нигмәтуллин.

Бадыйговлар гаиләсе матурлык hәм муллыкта яши, барлык туганнары, дуслары, күршеләре hәм танышлары өчен ишекләре ачык, күңелләре киң.  Алар hәркемне мөлаем йөз белән каршы алалар. Кыскасы, авыл тормышыннан ямь hәм тәм табып яши белүче үрнәкле гаилә.

—Мин үземне башка профессиядә күз алдына да китерә алмыйм,—ди Миләүшә Фоат кызы. —Мөгаен, нәкъ менә шушы тормыш юлы миңа язмыш тарафыннан каралган булгандыр.

Эшләү дәверендә Миләүшә Фоат кызы шактый күп күргән hәм күп төрле катлаулы хәлләр белән очрашырга туры килгән. „Кайчак арып кайткач, нәрсәгә шул hөнәрне сайладым икән дип уйлыйсың. Ә аннары синең килүеңне түземсезлек белән көткәннәрне, чын йөрәктән рәхмәт әйтүчеләрне исеңә төшерәсең hәм сайлауны дөрес эшләгәнеңне аңлыйсың. Башка төрле бер нинди эш тә эшли алмыймдыр инде”,— ди ул елмаеп. Һәм моның белән бер дә килешмәскә мөмкин түгел.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: