Йөрәк-кан тамырлары авыруы үсеше өчен куркыныч факторларны ике төркемгә бүлеп була: үзгәртеп булмый торган факторлар һәм йогынты ясарга мөмкиннәре. Беренче төркемгә җенес, яшь, нәсел аспектлары керә. Билгеле булганча, ирләр ишемия авыруыннан ешрак һәм хатын-кызларга караганда яшьрәк вакытта авырыйлар . Коронар йөрәк авыруы куркынычы яшь белән ир-атларда да, хатын-кызларда да арта (менопауза белән). Иң якын туганнары йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр булса, нәселдән килсә (аеруча, 50 яшькә кадәр миокард инфаркты кичергәннәр һәм коронар йөрәк авыруы куркынычы арта. Риск факторларының икенче төркеменә тәмәке тарту, артык тән авырлыгы, чамасыз спиртлы эчемлекләр, аз физик активлык, дөрес булмаган диета, холестерин, стресс керә. Әгәр дә без икенче куркыныч факторлар төркеменә тәэсир итәргә өйрәнсәк, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклану җиңелрәк булачак. «Сәламәтлек мәктәбе» ндә табиб-кардиолог Миңнегалиева Э.Ф. Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган акция кысаларында үткәрелгән йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм куркыныч факторлар турында сөйләде.
Йөрәк чирләре—җитди сорау. Моны аңлап яшәүчеләр тик ота гына.