Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 сентябрь 2022, 11:36

Гриппны профилактикалау өчен

Прививка ясагыз-үзегезне һәм туганнарыгызны саклау.

Прививка ясагыз —үзегезне һәм туганнарыгызны саклагыз! Нигә сорыйсыз? Грипп-кискен йогышлы авыру, аны кисәтеп була. Гриппны профилактикалауның иң эффектив, уңайлы һәм куркынычсыз чарасы-заманча вакциналар. Дөрес дозада һәм вакытында кулланыла торган гриппка каршы вакциналар грипптан 80% ка кадәр балаларны һәм олыларны саклый. Әгәр дә прививкаланган кеше грипп белән авырса, ул авыруның начар йогынтысыннан саклана. Авыру җиңелрәк формада үтә. Бер прививка иммунизация өчен җитә, аны авыру киң таралгннчы башкарырга кирәк, грипптан саклаучы ныклы иммунитет барлыкка килергә тиеш. Иммунитет гадәттә ике-өч атна эчендә барлыкка килә. Ни өчен ел саен гриппка каршы прививка ясарга кирәк? Кайберәүләр узган елгы прививкаларның эше дәвам итә дип саныйлар. Асылда, ел саен 2 сәбәп буенча прививка ясарга кирәк: - беренчедән, вакцина составы вирусның штаммына карап үзгәрә; - икенчедән, грипптан иммунитет берничә айдан бер елга кадәр барлыкка килә. Ни өчен балаларга гриппка каршы прививка ясау мөһим? Грипп очракларының иң күбе балаларда була. Авырган балалар грипп вирусын олыларга караганда озаграк тараталар. Грипп буенча хастаханәгә салынган кешеләрнең 90% тан артыгы-балалар. Авыруның озынлыгы балаларда олыларга караганда озаграк . Балалар коллективларына (балалар бакчаларына, мәктәпләргә) йөрүче балаларда грипп белән авыруның иң зур куркынычы бар. Авыру балалар грипп вирусын гаиләгә «алып кайта», башка гаилә әгъзаларын зарарлый. Кечкенә балаларны яклау максатыннан (аеруча 6 айга кадәрге балаларны, аларны саклау вакцинация ярдәмендә тәэмин ителә алмый), бала белән тыгыз элемтәдә торучы барлык кешеләргә гриппка каршы прививка ясау урынлы. Балтач үзәк район больницасында гриппка каршы вакцина ясау дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.30-18.00 сәгатьләрдә алып барыла.Шулай ук ФАП фельдшерлары  прививка ясыйлар.

Алсу Хәйруллина, үзәк район больницасының врач-эпидемиологы.

 

Гриппны профилактикалау өчен
Гриппны профилактикалау өчен
Автор:
Читайте нас: