Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 август 2022, 09:32

Электрокардиографик модульле системалар кайтартылды

«Сәламәтлек саклау» нацпроектын гамәлгә ашыру кысаларында Балтач хастаханәсе 14 данә күләмендә пациентны күзәтүнең электрокардиографик модульле системаларын алды.

ЭКГ-модульләр ярдәмендә табиблар һәм фельдшерлар пациентны кабул итү вакытында кардиограмманы төшерә һәм аны белгечләргә консультацияләр өчен җибәрә алалар. - ЭКГ-модульләрне куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалауда хаталарны төшереп калдырырга, гамәлдәге маршрутизация нигезендә пациентларны вакытында медицина эвакуациясен тәэмин итәргә, кардио авыручыларны Госпитальгә кадәрге этапта дәвалауда дөрес тактика сайларга мөмкинлек бирә. Хәзер Балтач районының ерак авылларында яшәүче пациентлар сыйфатлы тикшерү уза алачак.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: