Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 август 2022, 10:15

Грипптан кеше үләргә мөмкин

Күпчелек кешеләр грипп белән берничә көн генә авырый, әмма кайберләре җитдирәк авырый, чир хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Грипп-теләсә кайсы кеше авырый ала торган йогышлы авыру. Мөмкин булган өзлегүләрне булдырмас өчен, гриппны вакытында кисәтү һәм авыруның үзен дөрес дәвалау мөһим. Грипптан үзеңне ничек сакларга? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы позициясе нигезендә, гриппка каршы вакцинация иң нәтиҗәле чара булып тора, чөнки нәкъ менә вакцина әлеге эпидемиологик сезонда аеруча актуаль булган һәм аның составына кергән грипп вирусының төрләреннән яклауны тәэмин итә. Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә, әмма бигрәк тә хроник авырулар белән интегүче балаларга, авырлы хатыннарга, шулай ук һөнәри риск төркемендәге затларга — медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә тәкъдим ителә. Вакциналау авырулар саны арта башлауга 2-3 атна кала үткәрелергә тиеш. Гриппка каршы прививка ясап, сез үз организмыгызны гриппның аеруча куркыныч вируслары һөҗүменнән саклыйсыз. Бүгенге көндә Балтач дәваханәсендә олы яшьтәге халык өчен гриппка каршы 1080 доза вакцина бар. Үз сәламәтлегеңне алдан кайгыртырга һәм эпидемия сезоны башланганчы прививка ясату иң хәерлесе.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: