Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 август 2022, 10:16

Безнең табиблар карамагында-яңа техника

Башкортстанда район, шәһәр дәваханәләренә 11 заманча эндоскоп системасы бирелде. Алар ярдәме белән белгечләр гастроэнтерология авыруларының сыйфатлы диагностикасын үткәрә алачаклар.

 Яңа җиһазларда Архангель, Әскәр, Балтач, Благовещен, Бөрҗе, Дүртөйле, Калтасы, Караидель, Миякә, Баймак хастаханәләрендә табиблар эшли . 

2022 ел ахырына кадәр Дәүләкән, Ермәкәй, Иглин, Краснокама, Нуриман, Раевка, Стәрлебаш, Чакмагыш хастаханәләрендә шундый аппаратлар урнаштыру күздә тотыла. 

Техника Башкортстан сәламәтлек саклауның беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча сатып алынды . Бу максатларга федераль бюджеттан 146,8 млн сум акча юнәлтелгән, тагын 27,9 млн сум республика тарафыннан бүленеп бирелгән.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: