Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 август 2022, 16:08

Башкортстанда тәүлек эчендә 115 кешедә коронавирус ачыкланган

Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге вакытта республика стационарларында 148 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 96сы олы яшьтә. Бер кеше үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тотагтырылган. Ә 625 кеше амбулатор шартларда дәвалана.

Тәүлек эчендә 60 кеше чирдән котылган, үлем очраклары теркәлмәгән.

Башкортстанда ял көннәрендә 16833 кеше прививка ясаткан. 3 042 630 кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан. Ә  720 521 кеше кабаттан прививка (ревакцинация) эшләткән.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: