Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 август 2022, 11:53

Ковид инфекциясенең яңа дулкынына әзербезме?

Районыбызда ковид инфекциясе буенча эпидемиологик хәл турында үзәк район дәваханәсенең баш врачы Салават ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ бәян итте.

Ковид инфекциясенең яңа дулкынына әзербезме?
Ковид инфекциясенең яңа дулкынына әзербезме?

4 августта без брифинглар буенча эшне яңадан башлап җибәрәбез, чөнки яңа коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны көтелә. Дулкынның иң кызу чоры сентябрь аенда көтелә, ләкин инде хәзер үк авырулар санының артуы күзәтелә, тән температурасы күтәрелеп пациентларның "Кызыл зона"га мөрәҗәгать итү һәм югары  температуралы пациентларга ашыгыч ярдәм чакырулары саны арта. Шулай итеп, атна эчендә мөрәҗәгатьләр саны 153 пациент тәшкил итте, шуларның 133е-балалар, шулай ук COVID-19  булуын күрсәткән"положительный" булган ПЦР анализлар саны арта. Июнь һәм июльнең беренче яртысында бездә COVID-19 диагнозы белән расланган пациентлар булмады. Бүгенге көндә амбулатор дәвалауда авыруның җиңел формасы булган 11 пациент  бар, шуларның берсе—бала, 3 гаилә учагы теркәлгән.  Атна эчендә яңа коронавирус инфекциясе белән 6 авыру очрагы теркәлгән. Стационар дәвалауда 60 яшьтән өлкәнрәк 1 пациент, хәле уртача авырлыкта. Район дәваханәсенең йогышлы авырулар блогында-ковидсыз пневмонияле 3 пациент.

Кызганычка каршы, районда вакцинация һәм ревакцинация темпы ел башы белән чагыштырганда кимегән. Бу җәйге чорга бәйле, ялларда кешеләр бакчада эшли, поликлиникага җәйге чорда мөрәҗәгать итү кимегән һәм күп кенә кешеләр бер вакцинация ясаса, җитәрлек дип уйлый. Ә бу алай түгел , вакцинацияне ел саен, һәр 6 ай саен ясарга кирәк, чөнки вируска каршы антитәнчекләр 6 айдан соң кими һәм кешеләр яңа коронавирус инфекциясе белән чирли ала. Яңа коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләргә 6 айдан соң вакцина ясатырга кирәк. Безгә киләсе дулкынга кадәр күмәк иммунитет булдырырга кирәк, ул сентябрь аенда көтелә . Шуңа күрә барысын да вакцинаһәм ревакцинация ясарга чакырам .

Хәзер, нигездә, халыкны ревакциацияләү буенча эшлибез. Бүгенге көндә дәваханәдә вакциналар җитәрлек. Вакцина ясау кабинеты, ял көннәреннән тыш, 08.30дан 18.00 сәгатькә кадәр эшли. 19986 доза вакцина кайтты . Беренче компонент белән– 17307 доза вакцина ясалган, пандемия башланганнан бирле, бу планның 151.8% ын тәшкил итә. Икенче компонент белән вакциналаштырылган-12051 кеше, бу планның 105,7% ын тәшкил итә. Бүгенге көндә 7779 кеше ревакция ясады . Шунысын да билгеләп үтәсем килә, вакциналаштырылган кешеләр дә яңа коронавирус инфекциясе белән авырый ала, ләкин чир җиңел формада үтә һәм реанимация бүлегенә эләкмиләр. Бу бик куркыныч инфекциядән сезне яклауның бердәнбер ысулы. Бүгенге көндә барлык төр вакциналар җитәрлек күләмдә. Без коронавирустан зарарлану ихтималын киметү, шулай ук авыруның авыр агымын һәм "ковидтан соң синдромын" булдырмас өчен прививка ясарга киңәш итәбез. Сәламәтлеккә бәйле проблемалар булганда: Сәламәтлек белән проблемалар булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исән булыгыз!

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: