Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 август 2022, 08:28

Таныш булыгыз—яшь врач эпидемиолог

Үзәк район дәваханәсендә яшь белгечләр эш башлавы күңелле. Яңа гына хезмәт эшчәнлеген табиб-эпидемиолог Хәйруллина Алсу Раиль кызы башлады.

Алсу Раиль кызы Иске Балтач авылында туа һәм үсә. 2016нчы елда  Иске Балтач1 нче урта мәктәбен тәмамлый һәм академик Е.А. Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетының медик-профилактика факультетына укырга керә.  2022нче елда  аны уңышлы гына тәмамлаган, Алсу Раил кызы пандемия вакытындаволонтер буларак һәм безнең табибларга эшләрендә ярдәм иткән.

Врачка хезмәт эшчәнлегендә уңышлар юлдаш булсын.

 

Таныш булыгыз—яшь врач эпидемиолог
Таныш булыгыз—яшь врач эпидемиолог
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: