Дүрт дистә еллап Гиппократ антына тугры Балтач үзәк район дәваханәсенең анестезиолог-хирургы Рәфил Нәбиуллин быел яз "Башкортстан Республикасының атказанган врачы" исеменә лаек булды. Һәр җиңүнең чишмә башын гаиләдәге тәрбиядән эзләү урынлыдыр.
Фәнисә һәм Муллахан Нәбиуллиннар гаиләсендә эшсөярлек сыйфатын тәрбияләп торасы юк. Өч бала да кушканны көтеп тормый, йорт эшләренә актив кушыла. Иске Яхшый авылында йорт- бакча зурдан, мал-туар шактый, кош-кортның чуты-чамасы юк. Өлгер генә. Әти-әни хуҗалыктан тыш көн дә эштә. Рәфил, 5нче сыйныфта укыган чакта мәктәптән кайтышлый әнисе янына аның эшенә керә. Фәнисә Рәхимҗан кызы бухгалтер-счетовод вазифасында көч сала. Эш арасында хатын-кызлар җанлы аралашканда ике сүзләренең берсе районда данлыклы хирург Томас Азамат улы Нугаев турында. Кискен хәл килеп чыгып, бер авылдашларын үлем тырнагыннан тартып алган икән. Әлбәттә, коткара алган белемле хирург үтә матур соклану сүзенә лаек. Нугаев хезмәт биографиясендә шундый очраклар шактый булуын ханымнар мисаллар китерә-китерә дәлилләве малай игътибарын җәлеп итә. Бу сокланулары малайда кызыксыну уята һәм хыялга юнәлеш бирә."Их, шундый хирург булсам әгәр, минем турында да шулай сөйләрләр иде микән?"—дип уйлый малай. Тик хыял бер хәл, аны якынайту өчен бихисап көч салырга кирәклеген аңлый. Иске Яхшый сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач район үзәгендә урта белем ала укучылар. Рәфил параллель сыйныфта Томас Нугаевның улы Олег белән белем ала. Укучылар аралаша, шунда медицина юлын сайлаганнарга нинди имтиханнар бирергә кирәклеге белән кызыксына башлый. Яхшы билгеләргә генә укыган егет институтка укырга кергәндә дүрт имтихан тапшыра. Xимия фәненнән "5" һәм физика, биология, рус теле буенча "4"ле билгеләренә ирешә. Ә укырга кергәндәге имтиханнар энә күзеннән дөя чыгаруга тиң ул. Шуңа да авыл укучысы үтә яхшы казанышка ирешүе бу. "Дәвалау эше" факультетында баштагы дәвердә студентлар бергә белем ала. Студент еллары юклык чорында бар җиһанны кочарга әзер дәвер инде ул. Яхшы уку— стипендия алу. Тик егет кул кушырып утыручылардан түгел. Әти-әнидән акча алуны өнәми. 4нче курста укыганда Рәфил Нәбиуллин онкодиспансерда медбрат булып эшләргә дә өлгерә. Ә хезмәт хакы водитель булып эшләүче әтисе Муллахан Нәбиулла улыныкы белән бертигез...
Югары курста һәр студент махсус юнәлешләр буенча белем ала башлый. Инде балачак хыялы чынбарлыкка әйләнеп, ул хирургия өлкәсен сайлый. Нефтекама шәһәр дәваханәсендә интернатура үтә. Сынаулы чорда җан дустына әйләнгән Сәйтәк авылы егете Илһам Гаязов белән гел бергә. Үзенең туена сабакташын шаһит итеп чакыруы да Рәфил Нәбиуллин язмышында олы борылышка сәбәп. Илеш районына баралар. Туйда дустының кәләшенең сеңелесенә гашыйк була ул. Уфа дәүләт нефть институтының инженер-икътисади факультетында белем ала Алия. Бераздан яшьләр гаилә коралар. Тәгаенләү кәгазе буенча яшь белгеч Аскын үзәк район дәваханәсенә юллана. Тормыш иптәше читтән торып укырга күчәргә мәҗбүр була. Xирург буларак, яхшы нәтиҗәләргә ирешә табиб. Яшь белгечкә халык ышанып мөрәҗәгать итеп, киңәшләшәләр. Якын төбәктә эшләгәндә кайткан-киткән арада әти-әнисенә ярдәм итә ала. Тик туган районында яшәсә ул ярдәм тоелырлык булыр иде, дигән фикер күңеленә тынгы бирми. Ул һәрчак сызык өстендә була. Кече яшьтән печән чабып, мал карап, көтү көтеп, утын кисеп үскән кешегә башкача булу мөмкин түгел кебек. Ялга кайткан арада Балтач үзәк дәваханәсенең баш врачы Фәнил Гарифуллинга мөрәҗәгать итә. Җитәкче белгечләр кирәклеген ассызыклап, сөенеп якташын эшкә чакыра. Бүген дә җитәкчесенә рәхмәтле ул. 1987нче елдан Балтач дәваханәсендә эшли башлый ул. Xирург һәм анестезиолог-реаниматолог белгечлегенә дә ия була. Операция ясаганда ике белгечнең белеме дә үтә мөһим, монда вак мәсьәләләр юк. Шәһәрләрдә махсус юнәлештәге хирурглар эшләве билгеле. Ә авыл төбәгендә гомер иткән хирургларга бер чикләүләр дә булуы мөмкин түгел. Юл-транспорт вакыйгасы, яисә бәхетсез очрак булсынмы вакыт гаять кадерле чаклар булгалый. Бәла— кешенең аяк астында дип халык бер дә юкка әйтмәгән. Тиз хәл итәргә кирәк, кеше гомере кыл өстендә булган чакларда һәлакәткә очраганнарны Уфага озату вакытны әрәм итүгә тиң. Шуңа бик катлаулы, хәтта баш сөяген трепанацияләү кебек, теге яки бу органга кичектергесез операция ясарга туры килә аларга. Дистәләгән еллар дәверендә андый катлаулы операцияләр күп эшләнелгән. Xирурглар санаулы. Ә врачның яшәү көндәлеге үзенчәгә әйләнгәнен көт тә тор. Анестезиолог буларак, тәүлек эчендә төрле операция кирәк булырга мөмкин. Ә бер операция дә анестезиологсыз үтми, шуңа Рәфил Муллахан улы һәрчак эштән соң, ял көннәрендә кайда булуын гел белгертеп тора. Кызу печән хәзерләү чорымы, кунакка барган чакмы, ул-бу булса, үзен килеп алалар. Якындагы зур әти-зур әниләре белән оныклары тыгыз бәйләнештә, очрашып, аралашып үсәләр. Тик ерактагыларына Илеш районына әтисе эш урынына бәйле булганлыктан, бик сирәк юл төшә. Әйткәндәй, Алия Фәис кызының апасы һәм үзе генә түгел, Уфада яшәгән сеңелесе дә Балтач районы килене була...
Мондый киеренке эштә әтиләренең көч салуын күреп үскәнгәдер, бәлки, балалары медицина өлкәсендә һөнәр сайламый. Уллары Рөстәм, кызлары Ләйсән Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга керәләр. Үзләштергән һөнәрләре буенча эшлиләр. Күңелләренә хуш килгән эшләреннән канәгатьләр. Район үзәгендә үскән балаларын да хезмәт тәрбиясен биреп тәрбиялиләр. Кече чактан моңа күнеккәнгә бер эштән дә куркып өйрәнмәгән алар...
Рәфил Муллахан улы катлаулы, тынгысыз һөнәр иясе булса да табиб эшен сайлавына һич үкенми. Җиңел юллар эзләп өйрәнмәгәнгәдер инде, күрәсең. Башкарылган эш уңай нәтиҗәле булсын өчен бар булмышын салып өйрәнгән. Шуңа да аңа ышаналар, киңәшләшәләр. Тик гомер төшенчәсе табиб кулында гына түгеллеген яхшы белә мәрхәмәтле һөнәр иясе. Xирург Нәбиуллин моңа якыннары белән бәйле хәлләрдә инанган. Ярдәм итү эшенең асылы. Тик ул да файдасыз булуы ихтимал. Шулай, юл-транспорт вакыйгасыннан соң якыннары бәлагә тарый. Балаларын Борай дәваханәсенә юллыйлар. Ә абыйсы һәм җиңгиен ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте Балтачка китереп җиткерә. Бертуган абыйсы Камил яшәү белән үлем арасында булган чакта мөмкин булган бар реанимацион эшләрне башкара, тик үлем җиңеп чыга. Абыйсы үз кулларында җан бирүен һич онытасы юк. Җиңгиен исән-сау калдырыр өчен бихисап көч салына, әмма ни аяныч аны да коткарып кала алмыйлар. Абыйларының кызларын Уфа шәһәре дәваханәсендә дәвалануларын хәстәрли врач. Алар исән-сау калуы өчен тырышлык салына.
Үз гомерендә кешегә бер өй салып чыгу үтә авыр. Заманча бар уңайлыкларын булдырып, шартына китереп мәһабәт өй салып чыгалар. Тик тормыш иптәше нык чирләп китә. Янә аның сәламәтлеге өчен аяусыз көрәш башлана. Бер ел эчендә 11 операция ясатсалар да Алия Фәис кызының гомерен коткарып кала алмыйлар. Әҗәлгә дару юклыгына инанасы юк. Билгеле. Ә шулай да газизләренең гомере озын булсын өчен кулыннан килгәнен эшли. Нинди хәлгә юлыкса да хирург, реаниматолог үз вазифаларын тиешенчә үти. "Башкача булу мөмкин түгел. Күңеле андыйны кабул итми. Xирург булу— ул физик һәм рухи көч таләп итә. Ә белемне бу өлкәдә һәрчак камилләштерергә кирәк. Компетенция булмаса уңай нәтиҗә көтәсе юк. Үзәк район дәваханәсенең баш врачы Любовь Зуева ялкынланып эшләде. Башкаларның тырышлыгын, сәләтен күрә белүен билгелисе килә. Реанимацион эшләрне башкарганда эштә уңайлыкларны, алшартларны тудыруы күп нәрсә турында сөйли. Үзе дә тынгысыз, кул астындагыларга да таләбе югары булды. Аның хәстәрлеге белән Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгының Почёт грамотасын миңа тапшырдылар. Озак еллар эшләү тәҗрибә бирә. Бүген район үзәк дәваханәсенең баш врачы Салават Гыйльметдиновка анастезиолог буларак, остаз булырга туры килде. Җитәкче тырышлыкны югары бәһалап, мактаулы исем бирү буенча эшне төгәлләде. Һәммәсенә рәхмәтлемен. Ир-ат матур сүзгә бай булмый. Турысын әйтә торган гадәтем бар, беләм. Ә күңелемнән ихлас рәхмәтлемен. Бар уем— эшне яхшыртудан",—дип серләрен чиште әңгәмәдәшем. Үзе дә берникадәр баш врач вазифасында көч салган. Тик хирург, реаниматолог—гамәли эшне якын күргәнгә бу эшне калдыра. Һәр кеше үз урынында булуны хуп күрүе моңа сәбәптер.
Язмыш сынаулары исә бик җитдиләрдән төшә аның өлешенә. Балалар вакыт җиткәч туган ояны калдырулары табигый. Гаять олы өйдә бер ялгызы калуын авыр кичерә. Иске Яхшый авылында, төп йортта янгын чыккач әти-әниләре кече кызларына Риталарга Уфа шәһәренә барып яши башлыйлар. Аның тырышлыгы белән ата нигезендә йорт калка. Әмма, кызганычка каршы, әтисе Муллахан Нәбиулла улы якты дөньяны калдыра. Тормыш иптәше вафат булганнан соң әнисе авылга кайтмаска уйлый. Рәфил Муллахан улы ул йортны саткач, янәшәдә яңа өй төзергә ният кыла. Башланган эш , беткән эш дип юкка әйтмәгәннәрдер. Йорт-куралар булдыра. Авыр уйлардан арынырга хезмәт файда иткәненә үз мисалында инана. Олылар вакытны бер дә юкка иң зур дәвага тиңләмәгән бит. Вакыт үтү белән яралар йомыла, ә шулай да аның җөе кала. Көчсезләр дәваны башка нидә эзләсә, көчле рухлылар хезмәттә, алга баруда таба. Рәфил Нәбиуллин нәкъ шундыйлардан.