Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 июль 2022, 22:08

Инвалидлык алу тәрбите җиңеләйтелгән

Хәзер инвалидлык алу өчен бөтен процедураны читтән торып үткәрергә мөмкин икән.   

Кешене инвалид дип тануның яңа тәртибе кертелгән.

Бу хакта Русия хезмәт министры урынбасары Алексей Вовченко:

«Без бу мәсьәлә буенча җитди эш алып бардык. Медицина оешмалары документлары, медицина тикшеренүләре, анализ нәтиҗәләре кирәк. Медик-социаль экспертиза табиблары бу документларны өйрәнә һәм кешенең сәламәтлеге турында нәтиҗә ясый. Кеше үзе медик-экспертиза бюросына килми», - дип аңлатты министр урынбасары.

Аның сүзләренчә, моңа кадәр дәүләтнең төрле оешмалардан оператив рәвештә белешмәләр җыярга мөмкинлеге булмаган. 

Без барлык медицина учреждениеләре белән диярлек электрон документлар әйләнешенә күчтек. Тагын бер проблема, аны юкка чыгарырга кирәк иде - бу кирәкле тикшерүләрне төрлечә уку. Субъект факторны алып ату һәм процедураны автоматлаштыру өчен, нинди авырулар вакытында нинди тикшеренүләр билгеләнүен төгәл билгеләргә кирәк иде, диде белгеч.

Хәзер документлар белән электрон алмашу җайга салынды. Һәр конкрет очрак өчен билгеле булган исемлек буенча медицина тикшеренүләренең барлык нәтиҗәләре Бердәм медицина дәүләт мәгълүмат системасы аша медик-социаль экспертиза бюросына керә, - дип ачыклык кертте Вовченко.

Чыганак: Интертат

 

Автор:
Читайте нас: