Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 июль 2022, 11:30

Ковидка бәйле чикләүләр туктатыла

Роспотребнадзор пандемия башлануга бәйле рәвештә кертелгән  чикләүләрне туктатып тору турында игълан итте. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

 Элек кертелгән чикләүләрнең, шул исәптән битлек режимының, төнге вакытта Общепитэшчәнлеген тыюның һәм башка чараларның гамәлдә булуы туктатыла. Моның сәбәбе-авырулар санының кимүендә. Соңгы атнада гына да бу күрсәткеч 64 тапкырга кимегән. Әмма ведомство, хәл начарланса, чикләүләрнең гамәлдә булуын яңарту хокукын үзендә калдыра.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: