Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 июнь 2022, 12:04

Башкортстанда коронавирусның яңа дулкыны көтелә

"Эпидемиологик хәл яхшыруга карамастан, без чирнең яңадан кабынуына әзерләнәбез..." 

Көзен Башкортстанга коронавирусның яңа дулкыны киләчәк, дип хәбәр иткән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Business FM-га биргән интервьюсында. Бу хакта Башинформ сайты хәбәр итә. 

“Эпидемиологик хәл яхшыруга карамастан, без чирнең яңадан кабынуына әзерләнәбез. Бу иң элек грипп һәм ОРВИ сезоны белән бәйле”, – дип аңлата  Айрат Рәхмәтуллин.

Министр сөйләвенчә, соңгы айда коронавирус йоктыручанлык 30 процентка кимегән. Русиядә  халыкны вакцинацияләү һәм ревакцинацияләү темплары буенча Башкортстан икенче атна рәттән өченче урында килә.

 

Автор:
Читайте нас: