Бөтендөнья тәмәкесез көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1987нче елда булдырылган hәм ел саен 31нче майда билгеләп үтелә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы нигезендә, тәмәке тарту ел саен 7 млн үлем очрагының сәбәбе булып тора. Бу “антирейтинг”та Русия 4нче урында тора.
Тәмәке тарту—җәмәгать сәламәтлегенең мөhим проблемасы. Тәмәке тарту балачакта яки үсмерлек чакта башланса, сәламәтлек өчен аеруча куркыныч. Илдә минималь исәпләүләр буенча hәр дүртенче яшүсмер тәмәке тарта, ә hәр унынчысында 15 яшькә җитди тәмәке бәйлелеге бар инде.
Тәмәке янганда 7000гә якын агулы газ барлыкка килә, алар үсеп килүче организмга өлкән кешегә караганда көчлерәк тәэсир итә.
Балалар организмы өчен тәмәке тартуның тиз күрсәтүче факторлар—йогышлы авырулар, ютәл, анемия барлыкка килү, тешләрнең җимерелү, тонык тавыш, матдәләр алмашы бозылуы, тиз ару-талу, хәтернең йомшаруы, мәктәптә өлгерешенең начараюы, ярсучанлык hәм начар йокы.
Тәмәке төтененең токсиннары, беренче чиратта, сулыш юлларына—éоткылык өсте, тамак, трахея, бронхалар, үпкәләргә тәэсир итә.
Яшьләрнең сулыш органнары әле формалашу стадиясендә, hәм бу яшьтә тәмәке тарту үпкәләрнең үсешен тоткарлый. Бу үсмерләргә спортның актив төрләре белән шөгыльләнергә комачаулый. Үпкәләргә эләккән сумала елга 1 килограммга кадәр альвеолларга утыра. Шул сумала составында концераген – бензпирен бар. Аның аркасында тәмәке тартучылар үпкә яман шеше белән 10 тапкыр ешрак авырыйлар.
Тәмәке төтене составындагы аммиак, сулыш юлларындагы дымлы лаéлалы тышчасына килеп эләккәч, нашатырь спиртына әверелә, ул трахея hәм бронхаларны ярсыта, ялкынсынуына китерә. Шуңа күрә тәмәке тартучыларның хроник бронхит, бронхоэктатик авыру, сулыш җитмәүгә китерә торган үпкәләрнең эмфиземасы иртә үсә.
Респиратор тракты буенча таралып, төтен тавыш бәйләнешләренә зыян сала. Бәйләнешләрнең үзләрендә төтеннең агулы компонентлары җыела—эрозияләр, яралар hәм башка җәрәхәтләр барлыкка килә. Бу патологик процессларның барысы да тәмәке тартучының тавышы тоныклана hәм каты булуга китерә.
Тәмәке тартучы яшүсмерләр физик үсештә тәмәке тартмаучы яшьтәшләреннән күпкә калышалар. Тестостерон, табигый анаболик буларак, яңа тукымалар төзүне стимуллаштыра. Тестостерон җитмәгән очракта мускулларның үсеше тоткарлана. Гипоксия вакытында тукымалар кислород ачлыгын кичерәләр, бу барлык алмаш процессларын тоткарлый.
Тәмәкедә янган матдәләр үзәк hәм периферик нерв системасының нерв үзәкләренә зыян сала. Нәтиҗәдә баш авыртуы hәм әйләнеше, баш миенең интеллектуаль эшчәнлеге кимүе, уку материалының начар үзләштерелүе, игътибарның таркалуы, хәтернең начараюы, уку вакытында күзләрнең тиз ару-талуы hәм күз алдында икеләнү барлыкка килә.
Никотин адреналин ташлауны стимуллаштыра, бу спазм китереп чыгара hәм кан тамырларының тонусын арттыра. Бу йөрәк мускулларына өстәмә йөкләнеш. Йөрәк мускул җепселләре үсүе аркасында миокард гипертрофиясе формалаша. Арттырылган йөкләнеш йөрәк мускулларының тиз тузуына hәм артериаль гипертониягә китерә. Моннан тыш, тәмәке - атеросклерозның иртә үсешенә, ә аннан соң аның катлаулануына - миокард инфарктына, инсульт, аяк-кул артерияләрен зарарлауга китерә.
Тәмәке төтененең никотин hәм башка агулы матдәләре тиренең туклануын боза. Нәтиҗәдә аның төсе үзгәрә, сыткылар чыга.
Кайнар тәмәке төтене астында лайлалы авыз куышлыгы ярсу hәм ялкынсынуга дучар ителә. Аммиакның химик кушылмалары селәгәй бизләрен активлаштыра, бу аның артык күп бүленеп чыгуына китерә. Селәгәйнең бер өлеше йотыла, ә аның белән бергә ашказанга төтен компонентлары эләгә, алар органнарның лайласын зарарлый hәм язвалар, гастритлар, диспепсик күренешләрнең үсешенә сәбәпче була.
Күпчелек яшүсмерләр тәмәке тарту зыяны турында хәбәрдар, әмма яшьтәшләренең йогынтысы, тәмәке тартучы кумирларның мисаллары барлык тыюлар hәм куркуларны юкка чыгара. Яшүсмерләр үзләренең яшь булганлыклары аркасында тәмәке тартудан килгән зыянның бөтен авырлыгын тулысынча бәяли алмыйлар. Тәмәке—агу. Ул организмга шунда ук тәэсир итми, ә күпмедер вакыт үткәч. Ә 10—15 елдан соң авырып китү перспективасы ерак hәм мифик булып тоела, өстәвенә, яшьләр теләсә кайсы вакытта тәмәке тартуны җиңел итеп ташлап булырга мөмкин дип ышана. Тәмәкене кулга алып, токсиннар hәм агулар сулауда бер минутлык шикле “ләззәт”кә сәламәтлекне югалтуның тиңме икәнлеге турында уйланырга мәгънәсе бар.
Булат СУФИЯРОВ,
наркология кабинеты фельдшеры.