Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 Май 2022, 14:30

Маймыл чәчәк авыруының расланган очраклар саны 250дән артып киткән

Хәзерге вакытта дөньяда маймыл чәчәк авыруының расланган очраклар саны 250дән артып киткән, тагын 120 кешенең авыру йоктыруы фаразлана.  

Хәзерге вакытта дөньяда маймыл чәчәк авыруының расланган очраклар саны 250дән артып киткән, тагын 120 кешенең авыру йоктыруы фаразлана. Алар 27 илдә яши. Бу хакта "Коммерсантъ" сайтында хәбәр ителә. 

Шулай итеп, 22нче майдан зарарланучылар саны өч тапкыр диярлек арткан, ул чакта расланган 92 очрак билгеле иде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында билгеләп үтүләренчә, инфекция әлеге илләр өчен типик түгел. Шунлыктан инфекциянең көтелмәгәндә барлыкка килүе күпмедер вакыт дәвамында вирусның таралуына китергән.

 

Автор:
Читайте нас: