Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 Май 2022, 11:09

Әгәр чәч коелса

Гадәттә кеше организмы шулай сигнал бирә. Витаминнар җитми, башка сораулар бар.

Әгәр чәч коелса
Әгәр чәч коелса

 Кипкән үләннәр.

Аларның барысын бергә кушабыз. Көн саен бер аш кашыгы үлән катнашмасын 1 стакан кайнар суда төнәтеп (кичтән термоска салып калдыра аласыз), көненә чирек стаканлап эчеп бетерергә кирәк. Дәва курсы озак – 2 ай. Ике айдан соң ике атна тәнәфес ясарга кирәк. 

 

Кызыл борыч төнәтмәсен ясау өчен: 1 өлеш борычка 10 өлеш ак аракы алына. 2 атна төнәтергә кирәк. 

 

15 г сары мәтрүшкә;
15 г әрекмән тамыры;
15 г эт тигәнәге (череда);
10 г шиңмәс гөл (бессмертник песчаный);
15 г дарулык ромашка;
10 г яңа үсә башлаган кукуруз  чәкәне (кукурузные рыльца);
10 г гөлбадран (пижма);
10 г Маньчжурия аралиясе тамыры.

Атнага бер тапкыр чәч төпләренә маска ясыйбыз: 1 бал кашыгы кызыл борыч төнәтмәсе, бер йомырка сарысы һәм 1 бал кашыгы әрекмән маен кушып туглыйбыз да, баш тиресенә сөртеп, полиэтилен кап киеп куябыз. Ике сәгатьтән соң юып төшереп, кычыткан төнәтмәсе белән чайкыйбыз. 

Чыганак

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: