Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 Май 2022, 16:15

Чирнең яңа дулкынына әзер булу өчен

  Йөз елга бер бар дөньяны сынардай яңа чирләр килүе мәгълүм. Коронавирус йогышлы инфекция бирешергә ашыкмый. Аңа каршы тору чараларын кирәк күләмдә халкыбыз үтәп киләме? Мөһим сорау аны хәл итми калдырырга ярамый. Үзәк район дәваханәсендә бүгенге көн кадагына чыгарылган сорау буенча ниләр эшләнә? Бу турыда кызыксынып, сорауларга ачыклык кертүен үтенеп Балтач үзәк район дәваханәсе баш врачы Салават Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттек. 

—Салават Фаат улы, бүгенге көндә безнең районда COVID-19 инфекциясе буенча эпидемиологик хәл нидән гыйбарәт?

—Хәерле көн, хөрмәтле район халкына сәламәтлек теләп сүземне башлыйсы килә.

Бүгенге көндә COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик хәл тотрыклы. Әмма май бәйрәмнәреннән соң ОРВИ һәм грипп билгеләре булган якташларыбызның дәваханәнең бокс фильтрына мөрәҗәгать итүләр саны арта башлады. Бер атна эчендә мөрәҗәгать итүчеләр саны 92 пациент тәшкил итте. Шулай ук ПЦР анализы тапшырып, COVID-19 белән зарарлану күрсәткечләре саны арта. Май бәйрәмнәренә кадәр, бездә дәвалауда расланган COVID-19 диагнозы белән пациентлар булмады.  Кызганычка каршы, бүген, ягъни 16нчы майда, амбулатор дәвалауда 9 пациент бар, шуларның берсе — бала. Төгәлләп үтик, аларда авыруның җиңел формасы.

Дәлилләрне аныклау өчен саннар отышлы. Аларга тукталыйкчы.

 

 

— Ел башыннан Бөре шәһәре Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, районда яңа коронавирус йогышының 1515 расланган очрагы теркәлгән. Балтач районында атна эчендә яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның 6 очрагы мәгълүм. Стационар дәвалауда COVID -19 "положительный анализы" булган —2 пациент. Аларның хәле уртача авырлыкта. Бер атна эчендә 1 пациент хастаханәгә салынды, 3 пациент дәваланып чыкты. Үзәк район дәваханәсенең  йогышлы чирлеләр блогында ковидсыз пневмонияле 3 пациент дәвалана.

—Безнең районда вакциналашу нинди темпларда бара?

—Кызганычка каршы, районда вакциналаштыру һәм ревакцинация үткәрү темпы кимеде. Бу без вакциналаштыруның беренче этабын 100 процентка үтәдек. Төгәлләп әйткәндә, вакциналаштырылырга тиешле кешеләргә прививка ясату планын үтәдек, бу 11379 кеше. Гадәттәгечә, адәм баласы бер тапкыр вакцина  ясаткан икән, бу җитә дип уйлый. Ә бу  дөм алай түгел. Белгечләр кисәтүенә колак салырга кирәк. Вакциналаштыру ел саен, ныклап чирләмәс өчен һәр 6 ай саен ясарга кирәк. Чөнки вируска каршы антитәнчекләр 6 айдан соң кими һәм кешеләр яңа коронавирус инфекциясе белән чирли ала. Шулай ук яңа коронавирус инфекциясе белән кем авырган, ул кешегә дә 6 айдан соң яңадан прививка эшләтергә кирәк.

Күптән түгел генә сызык өстенә алынган коллектив иммунитет булдыру өчен, димәк?

Нәкъ шулай, безгә коллектив иммунитет булдырырга кирәк. Бу чирнең кабатлануын дулкын белән билгелиләр. Ә киләсе дулкын июнь-июль айларында көтелә. Шуңа күрә барысын да вакцина ясатырга һәм ревакцинация  эшләтергә чакырам. Бүгенге көндә дәваханә поликлиникасында вакциналар җитәрлек. Вакцина ясату кабинеты элекке режимда эшли. Ачыклап әйткәндә, 08: 30дан 20: 00 сәгатькә кадәр.

Барлыгы 17286 данә вакцина кайтты. Вакциналаштыру бара. Беренче компонент белән – 13859 доза вакцина ясалган, бу планнан 121,6 процент тәшкил итә. Икенче компонент белән 10406 кеше вакциналаштырылган , бу планның 91,36 процентын тәшкил итә.

—Вакцина,димәк, чиргә ныклы киртә була ала?

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, вакцина эшләткән кешеләр дә яңа коронавирус инфекциясе белән авырый ала, ләкин алар җиңел формада чирли һәм реанимация бүлегенә эләкми. Бу куркыныч инфекциядән сезне яклауның бердәнбер ысулы. Бүгенге көндә барлык төр вакциналар җитәрлек күләмдә бар.

Июнь аенда вирусның нинди штаммы көтелә?

—"Омикрон"— коронавирусының төре, BA.2 исемле штаммы. "Стелс-омикрон" буларак та танылган ул. Зарарланган вакытта кеше аруы, мускуллары авыртулары һәм баш әйләнүе белән билгеләнә. Бу хакта Бөек Британия милли сәламәтлек саклау хезмәте врачлары кисәтте ."Бу симптомнар көн дәвамында барлыкка килергә һәм юкка чыгарга мөмкин. Әгәр алар даими яки артык нык булса, бу хакта дәвалаучы табибка хәбәр итәргә кирәк, чөнки ул өстәмә тикшеренүләр билгели ала.

"Стелс-омикрон" штаммы белән зарарлану очракларының беренче очракларын ачыклаганнан соң нибары ай ярым вакыт узды. Штамм әлегә ахыргача өйрәнелмәгән, әмма коронавирус белән зарарланган симптомнарны күзәтеп бару өчен ZOE Covid Tracker кушымтасы белән җыелган мәгълүматлар нигезендә, "омикрон" төре белән зарарлану билгеләре "омикрон"ның үзенә охшаш, диләр. Сез коронавирус белән авырып киткәнегезне бары ПЦР-тест биреп кенә белергә мөмкин.

—"Омикрон" һәм аның симптомнары башкаларыннан нәрсә белән аерыла?

— Тамак төбе кычытып торуы һәм коры булуы, томау, төчкерү, мускулларның авыртуы һәм арыганлык күзәтелә. Шулай ук авыручылар "башта томан", тәндә төрле нәрсә чыгуы, конъюнктивит, күңел болгану һәм косу, төнлә артык тирләү һәм даими йокысы килүгә зарлана.

 Русиядә авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре, үз чиратында, искә төшерә: COVID-19 инфекциясе белән  авыручыларга тән тиресе төсе, иреннәре һәм тырнак төсләренең үзгәрүен күзәтеп торырга кирәк, алар кандагы кислородның түбән дәрәҗәсен күрсәтә ала.

—Салават Фаат улы, искәртүегез урынлы. Райондашларыбыз киңәшләрегезгә игътибар итәр дип өметләнәбез. Йомгаклап нәрсәне ассызыклар идегез?

Сәламәтлегегезгә саклык белән карарга кирәк. Без коронавирустан зарарлану ихтималын киметү, шулай ук авыруның авыр агымын һәм ковид чирен үткәргәннән соң да чир арты синдромын булдырмас өчен прививка ясарга киңәш итәбез. Сәламәтлек белән проблемалар булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исән-сау булыгыз!

—Рәхмәт. Алдан искәртү чиргә каршы кораллану кебек. Гәзит укучыларыбыз дөрес нәтиҗә ясар дип ышаныйк.

Чирнең яңа дулкынына әзер булу өчен
Чирнең яңа дулкынына әзер булу өчен
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: