Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 Май 2022, 07:35

Кәефеңне күтәрим дисәң

 Кеше үз программасы буенча яши. Уңай якка үзгәреш кертү өчен ни кирәк?

Кәефеңне күтәрим дисәң
Кәефеңне күтәрим дисәң

Кәеф китек, йөз чытык, бөтен дөньясын каядыр еракка олактырасы килә. Белгечләр бу халәттәге кешеләр өчен тиз арада кәефне күтәрә торган алымнар барлыгын ачыклаган. 

1. Таныш түгел кеше белән сөйләшегез 

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күзләр белән очрашу һәм елмаю үзеннән-үзе кәефне күтәрә. Тикшереп карагыз әле, ул чынлап та «эшли». Берничә кәлимә сүз дә алышсагыз, кәеф тагын да күтәреләчәк. Сөйләшү темасы мөһим дә түгел монда. Кешеләр аралашудан позитив ала. Шуңа күрә сезнең кемгә дә булса комплимент әйтәсегез килә икән, кыенсынмагыз – әйтегез.  

2. Елмаегыз 

 Сез моңа кадәр дә ишеткәнсездер, тагын бер кат кабатлыйбыз: елмаегыз! Бу сезнең кәефегезгә турыдан-туры тәэсир итә. Тикшереп карадыгызмы? Менә бит! 

3. Чәй йә кофе эчегез 

Кофеин кәефне күтәрергә сәләтле. Ләкин кайбер кешеләрне ул ярсыта. Шуны да онытмаска кирәк! 

4. Җилкәләрегезне күтәрегез 

Көч куеп җилкәләрегезне колагыгызга таба күтәрегез һәм тиз генә төшерегез. Җиңелрәк булып калганын сизеп, гаҗәпләнерсез.  

5. Музыка тыңлагыз 

Интернетка керегез дә җиңел һәм күңелле көй табыгыз. Һәм шуны кат-кат тыңлагыз. Кәефегез күтәреләчәк! 

6. Тәрәз аша яктылыкка карыгыз 

Без көне буе ясалма яктылык астында утырабыз. Күзләргә, бигрәк тә баш миенә, кояш яктысы кирәк. Сезнең кәефегезгә дә! 

7. Урамга чыксагыз, тагын да яхшырак 

Дөрес, бу 30 секунд эчендә башкарыла торган эш түгел. Ләкин 30 секунд саф һава сулаганнан соң кәефегез яхшырачагына шигебез юк.  

 

8. Дустыгызга шалтыратыгыз 

Социаль элемтәләр кешеләр өчен бик мөһим. Ә якыннар белән сөйләшү тагын да яхшырак. Фейсбуктагы исәпсез-хисапсыз дуслар реаль дусларны алыштыра алмый, билгеле.  

9. Кочаклашыгыз 

Бу инде расланган: кочаклашкан вакытта организмда окситацин дәрәҗәсе арта. Ә ул бәхет гормоны.  

10. Биегез 

Катырак сикереп биегән саен үзегезне бәхетлерәк хис итәрсез.  

11. Социаль челтәрләрне ябыгыз 

Тикшеренүләр раславынча, социаль челтәрдәге дусларның лентасын күзәткәннән соң кайберәүләр үзләрен уңышсыз итеп хис итә башлый. Ә ул сезгә кирәкме? Укымагыз! Кеше тормышын тикшереп утырганчы, үзегезнекен көйләгез.  

12. Ми-ми-ми 

Бер максатсыз интернет дөньясында йөргәнче, вакытыгызны файдалырак итеп үткәрегез: хайваннар, балалар турындагы кызыклы видеолар карагыз. Үзегез дә сизмәстән кәефегез күтәрелер. 

Чыганак:

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: