Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель 2022, 19:37

Коронавирус инфекциясенә каршы "МИР-19" препараты җитештереләчәк

Русия Хөкүмәте коронавирус инфекциясенә каршы "МИР-19" препаратын күпләп җитештерү өчен технологик линияне камилләштерүгә 387 миллион сум акча юнәлдерәчәк.  

"Коронавирус инфекциясенә каршы "МИР-19" препаратын күпләп җитештерү өчен кирәкле технологик линияләрне камилләштерүгә 387 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады", - диелә РИА Новости сайтында.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге акчаларны препаратны уйлап тапкан "Иммунология институты" дәүләт фәнни үзәгенә бүлеп бирәчәкләр, алар шулай ук модернизацияләү һәм кирәкле җиһазлар сатып алуга да тотылачак. Технологик яңарту вируска каршы яңа препаратлар җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, бу коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү куркынычы янаган шартларда аеруча мөһим.

"МИР-19" препараты Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2021нче елның декабрендә теркәлгән. Ул, "Дельта" һәм "Омикрон"ны да кертеп, коронавирусның өйрәнелгән барлык штаммнарына каршы нәтиҗәле чара булып тора.

 

Чыганак

 

Автор:
Читайте нас: