Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 апрель 2022, 12:05

Түбән Сикиязда „Гаилә стартлары” гөрләп узды

Үзегезгә нәрсә телисез? Ә якыннарыгызга? Күпләребез  “сәламәтлек” дип җавап бирде, шулаймы? Чыннан да, ул—безнең иң кадерле байлыгыбыз. Сәламәт булганда, юкны—бар итәргә, бик ерак кебек тоелган хыялларны да чынга ашырырга була.

Сәламәтлек—тормыш дәрәҗәсенең төп күрсәткече дә әле. Нәкъ менә шуңа күрә  7нче  апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне дип игълан ителгән.

Бу көнгә багышлап Түбән Сикияз авылында "Аек авыл—2021" республика конкурсы кысаларында "Гаилә стартлары" дип аталган спорт бәйрәме узды.

Сәламәтлек көне уңаеннан  мәктәпнең зур спорт залында иң кыю hәм тәвәккәл, иң тапкыр hәм күңелле гаилә ярышлары уздырылды.

Бу күркәм чарага Фәтхуллиннар, Шәйхетдиновлар, Әхкәмовлар, Мозафаровлар, Тимиряевлар, Садретдиновлар, Демьяновлар hәм Фамановлар гаиләләре көч сынашырга җыелдылар.

Физкультура белән шөгыльләнү бик файдалы, ә күңелле икән, димәк,  икеләтә файдалы. Катнашучы гаиләләр күңелле музыка астында төрле күнегүләр эшләделәр.

Түбән Сикияз урта  мәктәбенең спорт залында  шундый күңелле разминка белән башланган ярышларны  балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры hәм бу ярышларның баш судьясы  Айваз Сафетдинов сәламләде  hәм чараны  ачык дип игълан итте.

Ары таба баш судья ярышлар кагыйдәләре белән таныштырып үтте.

 “Гаилә стартлары”  барышында гаиләләр  арасында “туп йөгертү”, “пингвиннар йөгереше”, “Өчләтә туп ыргыту”, “Кичү”, “Чикерткә” кебек төрле күңелле ярышлар киеренке барды. Һәр гаилә командасының көчле икәнлеге, ярышларга яхшы әзерлектә килгәнлеге hәм җиңүгә омтылуы бәйгенең тәүге минутларыннан күренде. Җанатарларның көч бирүе, үз командалары өчен җан атып уеннарны тамаша кылуы дусларча атмосфера тудырды, катнашучыларны җиңүгә рухландырды.

Спорт ярышлары  дәвамында, катнашучы гаиләләр  төрле сынаулар үттеләр, баллар җыйдылар. Барлык гаиләләр  да ярышлар сынауларын уңышлы үттеләр, бөтен биремнәрне үтәп, лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ярышлар дәвамында бәйрәмгә тагы да ямь өстәп “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (җитәкчесе— Леонида Гәрәйшина) матур биюләр белән чыгыш ясадылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча киеренке көрәштә беренче урынны Фәтхуллиннар гаиләсе яулады. Икенче урынны Мозафаровлар алды. Өченче урынга Шәйхетдиновлар гаиләсе чыкты. “Иң кыю гаилә” номинациясендә Тимиряевлар гаиләсе җиңүче булды. “Иң максатчан гаилә” номинациясен Сәдретдиновлар  гаиләсе яулады. “Спорт гаиләсе” номинациясендә Әхкәмовлар, “Иң бердәм гаилә”  номинациясендә Демьяновлар hәм Фамановлар гаиләләре җиңүче дип табылдылар.

Барлык җиңүчеләр hәм призёрлар Мактау грамоталары hәм истәлекле бүләкләр  белән бүләкләнделәр.

“Гаилә стартлары” тату гаиләләрне максатчан кешеләр итеп танытты, ярышлар  уңай хисләр тудырды hәм аларның бердәмлелеген күрсәтте.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: