Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 апрель 2022, 14:29

Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте

Бүген, 2нче  апрель  көнне, Иске Балтач авылында  Туриндагы Паралимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте.

Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте

Ярышның массакүләм һәм популярлыгы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышлары төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләренен берләштерә. Әлеге ярышларның максаты - өлкәннәрне дә, яшьләрне даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау булып тора. Бу бәйгедә дә олы буын кешеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, төрле оешма, предприятие вәкилләре көч сынашты.

Традиция буенча ярышларны физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Ахтариев ачып җибәрде, ул барлык катнашучыларга уңышлар, җиңүләр һәм яхшы кәеф теләде. Котлау сүзе белән шулай ук район Хакимияте башлыгы  урынбасары Инзилә Гасыймҗанова чыгыш ясады.

Бу шимбә иртәсендә һава торышы язгыча җылы торды. Оештыручылар трассаны бик яхшы әзерләгәннәр. Ярышларда катнашучыларның шәхси рекорд  кую гына түгел, саф һавада ял итү теләге дә бар иде.

Ярышлар 12 төрле категория спортчылар арасында оештырылды. Ярышларда  катнашу өчен башта теркәлергә һәм күкрәк номерлары алырга кирәк иде. Ярышлар 10 яшьтән алып 75 яшькә кадәр төрле яшь категорияләре арасында узды.

4-6 сыйныф кызлары арасында 1нче урын – Аделина Шәфиева, 2 урын – Виолетта Каляева, өченче урынны Яна Янситова  яулады.

Шул ук сыйныф малайлары арасында беренчелекне Кирилл Кильбахтин, 2нче урынны – Инсаф Шәрипов яулады.

7-9 сыйныф егетләре  арасында бу урыннарга Айдар Гәлимов, Марсель Бикмурзин, Эдуард Кильбахтин лаек булдылар.

10-11 сыйныф егетләре арасында Вадим Кильбахтин җиңүче булды.

18 – 40 яшьтәге ир-егетләр арасында 1-2-3 урыннарга Валерий Фәрхетдинов, Радмир Гәлиев  һәм Элвир Ризванов ия булдылар.

Шул ук яшьтәге хатын-кызлар арасында  Валентина Гәрәйшина, Зилә Кашапова  һәм Эльвира Хазеева җиңүчеләр.

40-55 яшьтәге ир-атлар арасында Фәнзәт Әхмәтов һәм Артур Гәлимханов  җиңүче булдылар.

Шул ук төркемдә хатын-кызлар арасында Әлфинә Фазлыева, Әлфинә Нуркаева, Эльза Кильбахтина  призлы урыннарны бүлештеләр.

55 яшь һәм өлкән ирләр арасында Георгий Беляев җиңүче булды.

Ярышларда чаңгы дистанцияләре бәйгедә катнашучыларның мөмкинлекләрен күздә тотып билгеләнгән иде.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды. Аларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Медальләр барлык катнашучыларга эләкмәсә дә, чаңгыга баскан һәркемне җиңүче дип әйтергә була. Чөнки кышкы спорт һәм ихлас аралашу җыелучыларның барысының да ихтыяр көчен ныгытты, кыюлык өстәде һәм алдагы җиңүләргә зур этәргеч бирде.

Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Рөстәм Гарифуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: