Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 апрель 2022, 15:17

Спартакиада—безнең районда

31нче мартта Балтач районы үзәгендә Башкортстан Республикасы мәгариф оешмалары хезмәткәрләре арасында „Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары үтте.

Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда

31нче мартта Балтач районы үзәгендә Башкортстан Республикасы мәгариф оешмалары хезмәткәрләре арасында „Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары үтте. Иң яхшы команда исеме өчен көрәшергә Нефтекама шәhәре, Аскын, Борай, Караидел, Калтасы, Краснокама, Мишкә hәм Тәтешле районнары командалары җыелды.

20 ел элек Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы инициативасы hәм Халык мәгарифе  хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты ярдәме белән мәгариф хезмәткәрләре арасында беренче "Сәламәтлек" спартакиадасы узды.Шул вакыттан бирле бу уникаль спорт бәйрәмен ел саен уздыру күркәм традициягә әверелде.

Район мәдәният сараенда җыр белән ачылган тантаналы чараны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның сәламләү чыгышы белән ачык дип игълан итте.

—Барыгызны да үзебезнең Балтач җирендә күрүебезгә без бик шат. Елдан-ел спартакиаданың дәрәҗәсе үсә баруы турында әйтер идем. Безнең Балтач җирендә шушындый зур, районара спорт чарасы узу—горурлык.

Һәркайсыгызга бүгенге ярышларда уңышлар телибез hәм Спартакиаданы ачык дип игълан итәбез!—диде  ул, кунакларны сәламләп.

Кунакларны сәламләү сүзе белән район мәгариф бүлеге начальнигы —Фәнис Шәймөхәмәтов та мөрәҗәгать итте. Ул киләчәктә дә мондый спорт чараларының дәвамлы булачагын ассызыклады. Катнашучыларны спорт бәйрәме белән тәбрик итте.

Ары таба сүз спартакиаданың баш судьясына—Илназ Әхмәтовка бирелде. Ул ярышлар кагыйдәләре белән таныштырып үтте.

Спартакиада барышында командалар арасында волейбол, өстәл теннисы уеннары, йөзү,  чаңгы hәм кул көрәше буенча ярышлар киеренке барды. Һәр район командасының көчле икәнлеге, ярышларга яхшы әзерлектә килгәнлеге hәм җиңүгә омтылуы спартакиаданың тәүге минутларыннан күренде. Җанатарларның көч бирүе, үз командалары өчен җан атып уеннарны тамаша кылуы дусларча атмосфера тудырды, спортчыларны җиңүгә рухландырды.

Бу спартакиадада беренче ярышлардан булып чаңгы ярышлары буенча эстафета булды. Эстафетада hәр командада икешәр ир-егет hәм хатын-кызлар катнашты. Шундый ярышлар hәрвакыт азартлы үтә, ә йомгаклау нәтиҗәсен алдан фаразлап булмый. Әлеге эстафета да үзенчәлекле булды. Шулай да бу ярыш, барлык катнашучылар да бердәм булырга тиеш.

Беренче булып финишка Нефтекама шәhәре спортчылары килде. Икенче урында – Балтач районы мәгариф хезмәткәрләре, өченче урында Мишкә районы вәкилләре.

Йөзү буенча ярышлар „Яшьлек” физкультура-сәламәтлек комплексында узды. Нәтиҗәдә Нефтекама шәhәре йөзүчеләре җиңү яуладылар. Икенче урында—Мишкә районы, өченче урында  Балтач районы вәкилләре.  Шундый күңелле ярышлар мәгариф хезмәткәрләрен спорт ярышлары гына түгел, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге буларак та үзләренә тарта.

Кул көрәше буенча ярыш гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә үткәрелде.  Командалар арасында беренчелекне үзебезнең район мәгариф хезмәткәрләре яулады. Икенче урында—Нефтекама шәhәре, өченче урында—Караидел районы командасы.

Өстәл теннисы—популяр спорт төрләренең берсе булса, районыбызда да әлеге уенга әвәсләр күп. Бу ярыш дәррәү, зур оешканлык белән үтте. Кызу уен барышында беренчелеккә Нефтекама шәhәре спортчылары чыксалар, призёрлар Балтач hәм Мишкә районнары  командалары булдылар.

Гадәттәгечә, спартакиада ярышларының иң күңелле мизгелләре—волейол уеннары белән тәмамланды. Мәгариф хезмәткәрләре сынатырга күнекмәгән. Бөтен егәрлекләрен эшкә җигеп, җиңү өчен көрәшкән спортчылар моны янә бер кат исбат иттеләр.

Һәр очрашу киеренке булды. Волейболчылар бөтен көчләрен, осталыкларын куеп уйнадылар. Беркемнең дә бирешәсе килмәде. Командаларның hәркайсысы бердәм булып җиңү өчен тырышты.

Көне буена сузылган волейбол уеннары җиңүчеләре дә ачыкланды. Хатын-кызлар командалары арасында беренчелекне Краснокама районы, икенче урынны—Караидел, өченче— Балтач районы мәгариф хезмәткәрләре яулады.  Ә ир-егетләр арасында Калтасы районы командасы җиңүче булып танылды. 2нче урында—Балтач районы командасы, 3нче урында—Караидел вәкилләре.

Спартакиада зона ярышлары  судьялыгын грамоталы оештыру нәтиҗәсендә, hәр төр ярышны бәяләү профессиональ дәрәҗәдә башкарылды, hәр спорт төре буенча призёрларны гадел бүлүне тәэмин итте.

Көн дәвамында, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре төрле сынаулар үттеләр, үз командалары исәбенә баллар җыйдылар. Барлык командалар да ярышлар сынауларын уңышлы үттеләр, бөтен биремнәрне үтәп, лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча яисә зона спартакиадада киеренке көрәштә беренче урынны Нефтекама шәhәре командасы яулады. Мактаулы икенче урынны Балтач районы мәгариф хезмәткәрләре командасы алды. Өченче урынга Мишкә районы вәкилләре чыкты. Барлык җиңүчеләр hәм призёрлар Кубок hәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Спартакиада ярышлары мәгариф хезмәткәрләрен җаваплы кешеләр итеп танытты, уңай эмоцияләр тудырды hәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең бердәмлелеген күрсәтте.

Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Спартакиада—безнең районда
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: