Башкортстанда «Телеграф» мессенджерында медицина чаты булдырылган. Халык медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы сорауларны бирә ала, ә медицина оешмасы вәкиле ике сәгать дәвамында җавап бирәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәвалауны һәм медицина советларын чатта билгеләү мөмкин түгел. Чатлар «ЗдравКонтроль» федераль проекты кысаларында булдырылган. Проектның төп бурычы - халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү. Чатлар Башкортстанның һәр округында булдырылган, дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8:00 дән 20:00сәгатькә кадәр эшли.
Бөре медицина округы-
https://t.me/+s9E82ULee7oxMjky