ЛДПР лидеры Владимир Жириновский медикаментоз йокыдан чыгарылган.
Ул аңында һәм ярдәмчеләреннән документлар ала.
9 февральдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә Жириновскийның үзәк клиник хастаханәдә, аңарда ковид булуын хәбәр иттеләр. Министрлык мәгълүматларына караганда, ЛДПР лидеры 2 февральдә хастаханәгә салынган. Бу вакыт эчендә аның хщл-торышы тотрыклы дип бәяләнә, ЛДПР вәкилләре партия лидеры эшне туктатмый һәм төзәлүгә бара, дип раслаганнар. Шул ук вакытта телеграм-каналлар, әйтелмәгән чыганакларга сылтанып, аның сәламәтлеге начарлану турында мәгълүматларны даими тараткан.
Чыганак: ТАСС