Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 март 2022, 10:31

Башкортстанга үсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының яңа партиясе кайтарылган

Башкортстанга 12 яшьтәге үсмерләр өчен яңа «Спутник М» коронавирус инфекциясенең яңа партиясе кайтарылган.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, төбәк 960 доза алган.

Ведомстовда белдерүләренчә, шушы көннәрдә вакцинаны медицина оешмалары буенча бүләчәкләр.

Хәтергә төшерик, 12-15 яшьлек балаларга вакцинация ата-аналар ризалыгы белән үткәреләчәк, 15 яшьтән өлкәнрәкләр документны үзаллы тутыра алачаклар.

“Башинформ” агентлыгы җиткергән мәгълүматлар буенча, әлегә кадәр COVID-19дан прививканы Башкортстанда 12-18 яшьлек 2880 яшүсмер ясаткан.

Автор:
Читайте нас: