Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 март 2022, 11:29

Балтач районында милли проектларны тормышка ашыруга игътибар зур

Балтач үзәк район хастаханәсенең материаль – техник базасы 2021 елда сизелерлек яңарыш кичерде.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты чикләрендә 3 миллион сумнан артык җиһазлар һәм аппарат, В класслы ашыгыч медицина ярдәме автомобиле, операция өстәле сатып алынды.

Болардан тыш, 2021 елда  электрон мәгълүмат таблосы урнаштырылды, 33 ФАПта интернет-системалар үткәрелде, фельдшер-акушерлык пунктларын җиһазлау өчен 8 ФАП югары тизлекле интернетка тоташтырылган 29 ноутбук алынды.

—Чиратларда көтү вакыты кыскара. Кабул итүгә язылу гадиләштерелде. Олы яшьтәгеләргә диспансеризация үткәрү өчен поликлиниканың беренче катында күп функцияле кабинет эше дәвам итә. Ял көнен диспансерлаштыру, сәламәт бала көне, Бердәм көнне диспансерлау оештырылды һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. Поликлиникада, ФАПларда ремонт эшләнде, — ди баш табиб вазифаларын башкаручы Салават Гыйльметдинов.

Балтач районында милли проектларны тормышка ашыруга игътибар зур
Балтач районында милли проектларны тормышка ашыруга игътибар зур
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: