Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 март 2022, 16:36

Сөенче! Яман шешкә каршы вакцина уйлап тапканнар!

Яман шеш, герпес һәм чәчәк авыруларыннан вакциналар уйлап чыгарганнар.

 

Яман шеш, герпес һәм чәчәк авыруларыннан вакциналар уйлап чыгарганнар.

 

АКШта  яман шеш, герпес һәм чәчәк авыруларыннан вакциналар уйлап чыгарганнар. Бу хакта  Moderna биотехнология компаниясе белдергән.

Компания вәкилләре хәбәр итүенә караганда, “mRNA-1608” прививкасы тәндә һәм авыз эчендә герпес авырулары чыгуга каршы тора.

“MRNA-4359”  вакцинасы меланома – тире яман шеше барлыкка килүне булдырмауга юнәлтелгән. Бу препаратның эш механизмы организмдагы яман шеш күзәнәкләре тәэсир итә торган контроль нокталарны  саклауга нигезләнгән.

“МРНК-1468” вакцинасы белән прививка ясату чәчәк авыруын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк, дип яза “Тулпар” журналы үзенең сайтында.

 

Автор:
Читайте нас: