Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә булачак ак халатлыларның иң авыр чакта ярдәмгә килүләре өчен рәхмәт белдерде.
“Бу егет-кызларга карап, мин безнең медицинаның киләчәгенә ышанам. Ике елга якын, без коронавирус белән көрәшәбез, табиблар белән янәшә безнең студентлар-медиклар да эшли. Мин безнең медицина университеты ректоры Валентин Николаевич Павловка шәхсән үзем, 2 437 студентның һәм 1 465 ординаторның һәркайсына рәхмәтлемен. Аларның күбесе хәзер дә-кече һәм урта медперсонал, табиб-стажерлар вазифаларында эшлиләр.
Бу елның гыйнварында, безнең табибларга ярдәмгә төрле факультетларның 2400дән артык студентын җибәрдек. Алар пациентларны карауда катнаштылар, медицина документлары белән ярдәм иттеләр, кол-үзәкләрдә шалтыратулар кабул иттеләр, ПЦР-тестлар үткәрделәр, хастаханә битләре яздылар, ашыгыч ярдәм бригадалары составына чыктылар.
Бүген Башкортстанның сәламәтлек саклау системасында 1 478 ординатор эшкә урнаштырылган. Вакциналау пунктларында 108 волонтер эшли. Медкөллият студентлары да эшкә актив кушылдылар – алар беренчел звенода, стационарларда һәм ковид-госпитальләрдә эшлиләр.
Без республикада сәламәтлек саклау системасы үссен өчен күп эш башкарабыз: яңа хастаханәләр, сырхауханәләр һәм ФАПлар төзибез, иң заманча җиһазлар сатып алабыз, медикларны авылга җәлеп итү өстендә эшлибез. Коронавирус безгә бик күп дәресләр бирде, әмма иң мөһиме – республикада башкалар файдасына фидакарь хезмәт куярга әзер булганнарның күп булуын күрсәтте. Үз бурычларын бернигә дә карамастан үтәүләрен дәвам иткән табибларга рәхмәт. Һәм безнең булачак табибларга рәхмәт, алар ярдәмендә без ышанычлы рәвештә алга барачакбыз,” — дип яза Радий Фәрит улы.