Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 февраль 2022, 17:14

Балтачлыларга диспансерлау онкология белән көрәшергә ярдәм итә

2021 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалган киңәшмәдә Салават Гыйльметдинов Балтач үзәк район хастаханәсенең онкология хезмәте торышы белән таныштырды.

2016нчы елда районда яман шеш авырулары белән авыручылар саны-317,8 кеше; 2017нче елда-358,3; 2020нче елда -303,9; 2021нче елда  281,2 очрагы ачыкланган. Район халкы арасында яңа барлыкка килгән авырулар структурасында беренче урынны юан эчәкнең яман шеше алып тора –7 очрак, үпкә һәм тире яман шеше очраклары икенче урынны-5 очрак,өченче урында - мәни бизенең яман шеше-3 очрак.

Авыру башлап ачыкланган 50 авыруның 16сы актив рәвештә ачыкланган (34,8%), шуларның 16сы авыруның I-II стадиясендә.

Бер ел эчендә вафат булганнар 19,6 кешегә тиң, (2020 елда — 31,6),  9 авыру диагноз куелганнан соң 1 ел эчендә вафат булган.

Онкологик патологияне ачыклау максаты белән 2861 хатын-кыз, 2106 ир-ат тикшерелгән, шул ук вакытта ирләр кандагы специфик антиген дәрәҗәсен билгеләүгә тикшерелгән.

Күзәтү кабинетында 2427 хатын - кыз тикшерелгән, цитологик ысул кулланып-2018, онкоавыруның 2 очрагы һәм шештән авыруның 147 очрагы алдан ачыкланган.

—Онкологлар фикеренчә, рак бүгенге көндә хөкем карары түгел. Иртә стадияләрдә ачыкланган авыру, мәсәлән, сөт бизе рагы дәвалауга бирешә. Сәламәтлек торышыңда ниндидер тайпылышлар сизгән очракта вакытны озакка сузмаска, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, — ди Салават Фоат улы.

Автор:
Читайте нас: