Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 февраль 2022, 09:33

Балтач районы ак халатлылары 2021 елга йомгак ясады

Йомгаклау киңәшмәсендә Хакимият башлыгы Илгиз Субушев һәм аның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасимьянова катнашты.

2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча отчет доклады белән баш табиб вазифаларын башкаручы Салават Гыйльметдинов чыгыш ясады, пандемия шартларында ел бик катлаулы булуга карамастан, Балтач районының сәламәтлек саклау яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм район халкына квалификацияле ярдәм күрсәтелде.

Аерым алганда, хастаханәгә 2021елда кыйммәтле җиһазлар сатып алынды, автопарк яңартылды, кабинетларга ремонт ясалды.

Йомгаклау киңәшмәсе барышында хастаханә коллективына 2021 елгы эшчәнлек өчен рәхмәт белдерелде, 2022 елга яңа бурычлар билгеләнде.

Автор:
Читайте нас: